Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

"Чулпан"да- бәйрәм - Искәндәр, Айнур, Рәдис - фоторепортаж

"Чулпан" лагеренда икенче озын смена эшләгәнен хәбәр иткән идем.

Бүген "Чулпан" лагере җитәкчелеге балаларга да, әти-әниләргә дә зур бәйрәм ясады.

Бәйрәм әле яңа флешмоб белән тәмамланды. 

 

 

 

- Бәйрәмне башлап, 1,2,3 нче отрядлар үзләре белән таныштырдылар. Кызыклы танышу биюләр белән алышынды, балалар вожатыйлар белән бию үрнәкләре күрсәттеләр. Һәр чыгыш саен "Афәрин", дип кычкырып, кул чабулар күңелгә шатлык өстәде. Чакырылган кунаклар да бар иде. Айнур һәм Рәнис татарча рэп җырладылар, Җәвит Шакиров малае  Искәндәр дә кайткан иде. Җырлавын бик яраттык. Чыгышлар карап ял иттек, коймак белән сыйладылар. Бәйрәм флешмоб белән тәмамланды, -дип хәбәр итте хәбәрчебез, мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова. 

 

Ул җибәргән фотоларны тәкъдим итәбез. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев