Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Гает намазы быел үзенчәлекле

Бәйрәм намазын кайчан укыйбыз, кемнәргә килергә ярамый ише сораулар белән районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.

– Иртәнге намаз вакыты кайчан була?
– Иртәнге намазның фарызын иртәнге 3тән дә калмыйча укырга кирәк. Сөннәтен өйдә укып килергә дә була. Яисә иртәрәк килеп, мәчеттә укысаң да савабы зур булыр.
– Иртәнге намаздан соң Гаеткә кадәр шактый вакыт була, бу вакытта нишләргә соң?
– Башта шунысын билгелик, мәчеткә килгәндә үк тәэбир әйтеп килергә кирәк. Иртәнге намаздан соң мәчеттә зекер-тәсбих әйтү гаять саваплы, шулай ук Коръән укырга кирәк. Боларга басым ясап әйтүемнең сәбәбе шул – Раббыбыз зөлхиҗҗә аен башка тагын өч ай белән берлектә аерып куйды: бу ай төрле гөнаһлар өчен хәрәм ай. Ягъни, бу айда изгелекләрне күбрәк эшләргә, күбрәк савап җыярга тырышырга кирәк. Ә Коръән уку – изгелекнең, савапның иң зурларыннан санала.
– Хәзер Гает өлешенә күчик...
– Гает вәгазе 3.30-3.45тән дә соңга калмасын. Гает намазы – 4.15 сәгатьтә уза.
– Тагын бер мөһим сорау: мәчеттә укыйбызмы, әллә, Татарстан Диния нәзарәте билгеләгәнчә – урамдамы?
– Әгәр мәчетнең бер кешегә туры килгән квадрат өлеше мөмкинлек бирсә, мәчеттә укырбыз, ә инде юк икән – ачык һавада уку шарт. Тик монда шуны онытмаска кирәк, ничек булса да үзара дистанция саклансын, шахмат тәртибендә урын алу кирәк.
– Роспотребнадзор, соңрак, Татарстан Президенты да 65 яшьтән өлкәннәргә мәчеткә килеп йөрмәскә, өйдә генә утырырга киңәш итә...
– Монысы сәламәтлеккә бәйле. Кемдер авырый башлаган, ә кемдәдер шундый шик туган булса, чирнең таралу куркынычы бар. Турыдан-туры тыю юк, үз мөмкинлегегезгә карагыз.
– Маска-перчаткадан киләбезме?
– Маска-перчаткадан тыш, намазлык та кыстырып алып килегез. Раббыбыз һәр йортка иминлек бирсен, авырмыйча, тынычлыкта-саулыкта яшик, авыру чыганаклары безне әйләнеп узса иде.
– Ә Гаеттән кайткач...
– Өйгә кайткач Гает коймагы белән чәй эчегез, шуннан ниятләгән корбаннарыгызны чалыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев