Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Гүзәлебезнең туган көне бүген!

Котлыйбыз!

Бүген Олы Әтнәдә яшәүче хезмәттәшебез  Гүзәл  Мансур кызы Галимҗанова туган көнен бәйрәм итә. 

  Һәр очракның уңай ягын табып ихлас куана, безне дә үзенә ияртә белүче ачык йөзле хезмәттәшебез!       Син иске елны үткәндә калдырып, Яңа елны каршыларга җыенган көннәрдә әти-әниеңне, туганнарыңны, якыннарыңны шатлыкка күмеп якты дөньяга килгәнсең. Шөкер, бүгенге көнең дә куаныч белән тулы.

         Киләчәгең дә корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхетләр, кояштай озын гомер белән узсын. Гомер юлыңны ышанычлы тормыш иптәшең Фаил белән ныгытып, берсеннән-берсе чибәр, булдыклы, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. 
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: элеккечә үк көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың якты, саулыгың ныклы, ә иң мөһиме – гомерең бәхетле булсын! Кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгында, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын!

        Ак бәхетләргә төренеп мул тормышта яшәвеңне телибез. 
                  Иң изге теләкләр белән “Әтнә таңы” коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев