Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Иске Мәңгәр авылында гомер итүче Шиһабетдинов Нуретдин Җамалетдин улы шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте.

Кадерле әтиебез!

Бүгенге матур, илаһи бәйрәмеңдә без сиңа саулык, шатлык-куанычлар телибез. Безнең өчен һәрчак татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге син, олы җанлы, киң күңелле әтиебез. Алдагы көннәреңдә дә тән сихәтлеге белән, балаларыңның, оныкларыңның, оныкчыкларыңның ихтирамын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, якыннарың кадер-хөрмәтендә, безнең ышанычлы терәгебез, куанычыбыз булып, бик күп еллар бергә-бергә яшәргә язсын.
Ир-егетнең асыл сыйфатларын
Җыйгансың син бары үзеңә.
Алып батыр төсле кыю атлап
Мендең, әти, гомер үренә.
Көчле рух, сүнмәс яшәү дәрте
Бирелгәндер сиңа тумыштан.
Әлмәндәр карт төсле ахыргача
Туймый яшә, әти, тормыштан.
Иң изге теләкләр белән улың, киленең, өч кызың, кияүләрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев