Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Күәм сабантуе - фото-видеорепортаж

Бүген, 9 июнь көнне , районыбыз авылларында мәйданнар гөрләде. Аларның һәркайсына артистлар киләсен хәбәр иткән идек. Күәм сабан туенда да бар иде алар.

Күәм авылы мәйданы елдагы урынында булды. Мәйданның янәшәсендә агачлык булу да ярады, эсседән качып хәл алырга  бер дигән мөмкинлек иде ул.  Сатучылар, шашлык пешерүчеләр, батутлар белән хәзер берәүне дә шаккатырып булмый.  Бер-берсен уздырып бәйрәм итәргә өйрәнде авыллар.

      Күәм сабан туен "Тукай"  хуҗалыгы рәисе Илфат Рәфкать улы Хәкимов башлап җибәрде. Ихлас котлау -теләкләрдән соң, ул хуҗалыкның алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Аларның саны шактый иде. Күбесе бүләкләрен алырга да чыга алмады.

- Авыл хезмәтчәннәренең эше шундый инде,  алар бәйрәм көнне дә хезмәттә. Соңрак бәйрәмгә килеп кушылырлар, - дип, хуҗалыкның эшчәнлеге белән дә таныштырды.

Бәйрәмне Башкортстаннан килгән җырчы Марат Шайбаков һәм аның иҗатташ дуслары бизәде. Курай моңнарына кадәр тыңладык. Ат чабышы да, йөгереш тә, волейбол ярышы булды. Төрле уеннар, көрәш халыкны кичкә кадәр бергә җыйды.

Ә иң истә калганы районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның котлавы булгандыр. Аның чыгышын  бәйрәм итүчеләр үзләренә булган хөрмәт-ихтирам дип кабул иттеләр.

Күңелле булды, сабантуй мизгелләрен әле озак сөйләрләр.

С.Мингатина фото-видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев