Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Күәм урта мәктәбе география укытучысы Галиева Рәйсә Равил кызының 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Рәйсә Равил кызы!

Сез – укучыларның яраткан укытучысы, якын сердәшчесе. Хыялы белән сәхнәгә омтылучы, сәнгатькә гашыйк күңеле аша укучыларга ма­турлыкны танытучы, игелек кылырга өйрәтүче сыйныф җитәкчесе. Сез үз фәнегезне укучыларга яраттыра беләсез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыгыз янәшәгездәгеләргә тормыш ямен, дөнья матурлыгын күрергә өйрәтә. Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Һәр  яңа көнгә куанып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлек, гаилә шатлыгы белән, якыннарыгыз, туганнарыгыз, балалар, оныклар янәшәсендә гомер  итегез. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы,
профсоюз оешмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев