Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Әтнә буйлап "Үлемсез полк атлый"- фоторепортаж

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын районыбыз быел тагын да зурлап каршылый.

Елдагыча  районыбыз ветераннарын олылый.  Гадәттәгечә башланган бәйрәм район үзәгеннән атлый.  Районыбыз халкы арасында - хакимият җитәкчеләренең дә колонна белән бер сафта атлавы күңелгә рәхәтлек бирә. Районыбыз  башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның юл буйларында җыйналып,  ветераннарга чәчәк тапшырган халыкны котлавы да бәйрәм кәефен күтәрә.  

    Районыбызда бүгенге көндә 6 ветеран бар -  Иске Җогып авылыннан - Габделхәй Шәймәгъсүм улы Нурмөхәмәтов, Түбән Шашы авылыннан Фәйзи Әхмәт улы Галиев, Олы Бәрәзәдән - Мөршидә Гариф кызы Бәдыйгова, Күәмнән Рәхимҗан Габдуллаҗан улы Мозаффаров,  Олы Әтнә авылында яшәүче Рәис Вәли улы Вәлиев, Дусымнан- Зиннур Шиһап улы Шигапов.  

Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары да бүген игътибар үзәгендә. Кайсы тарафка карасаң да чәчкә күтәргән кешеләр. Котлаулар, күз яшьләре, шатлык яшьләре... һәм санаулы калган ветераннарыбыз. Аларны кадерләп каласы, кадер- хөрмәт күрсәтеп каласы килә...

Елларыбыз тыныч, имин булсын, башка күз яше түгелмәсен, аналар тилмермәсен, балаларыбыз, оныкларыбыз ятим калмасын.

Бөек Җиңү көне белән, райондашлар! Имин еллар көтсен барыбызны да. Муллыкта иманлы булып яшик!

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев