Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

Әтнә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре ял итте

Якшәмбе көнне Олы Әтнә авылы плотинасының аргы ярында сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Мондый  бәйрәм аларга елга бер тапкыр эләгә. Ә ел дәвамында тәүлек буе халык сәламәтлеге сагында алар. 

- Ел да менә шулай җыелып бәйрәм итү гадәте бар бездә. Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп узганда, без ел дәвамында барган эшчәнлегебезгә дә нәтиҗә ясыйбыз. Һөнәри осталыкка, ел дәвамында башкарылган җәмәгать эшләренә, чәчәкләр утыртып, карап үстерүгә дә бәя бирәбез. Туган көннәр, юбилейларны билгеләп узабыз.  Быел да шулай булды. Алдынгыларыбызга бүләкләр тапшырдык, юбилярларыбызны котладык. Мондый бәйрәмне администрация, профсоюз оешмасы белән берлектә уздырабыз, - ди баш табиб киңәшчесе Азат Харис улы Гарипов.

Бәйрәмне Марс Шиһапов алып барды.  Табибларыбызның өлгерлеген районара спартакиадалар вакытында күргәнгә, сокланабыз гына. Кулларыннан килмәгән эш юк. Уеннар вакытында да җитезлектә, өлгерлектә сыналды алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X