Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

"Әтнә таңы" җитәкчесенең бүгенге шатлыгы

Тормышны куа торгач, үзең турында уйларга да вакыт калмый. Бүген - Гөлнар Равил кызының көне! Бүген үзең өчен сөенә торган көн! Бүген безнең "Әтнә таңы"нда бәйрәм...

"Әтнә таңы"н ничә еллар үз кулында тотучы киң  күңелле җитәкчебезнең, һәркемгә ярдәмгә ашыгучы дустыбызның, сердәшчебез Гөлнар Равил кызы Мөхәмәдҗанованың гомер бәйрәме. 

        Җитәкче була торып, менә шундый кешелек сыйфатларын саклаучы дустыбызның үз көне бүген,  дөньяга килгән көне. Үзе генә тумаган әле ул, игезәкнең бер сыңары. Менә шуңа күрәдер күңеле киң аның, иң элек башкаларны кайгыртырга күнеккән,  үзе сабыр,  үзе тыйнак...  Ә җитәкче нинди, коллектив шундый. Гөлнар Равил кызына булган хөрмәт - безнеке дә!  Ә безнең уңышлар - аныкы. Без - бербөтен!

   Гаиләсендә дә бәхетле ул, ире Айрат белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары да үзләре кебек тырышлар, белемлеләр, эшчәннәр. Куанып, сокланып, горурланып күзәтәбез.

      Хөрмәтле Гөлнар Равил кызы! Кадерле дустыбыз Гөлнар! Без сине  чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә дә сәламәт булып, исәнлектә, байлыкта, муллыкта гаиләңнең кадерлесе, әти-әниеңнең горурлыгы, коллективның ышанычлы таянычы булып яшәргә, эшләргә насыйп булсын. Туасы  һәр көнең аяз булып, шатлыклардан торсын. Гадилегең югалмасын, гел менә бүгенге кебек елмаеп гомер ит. Хөрмәтебезне кабул ит. 

Тусаң да син кыш аенда ,
Кышкы суык бер көндә,
Ләкин синнән кешеләргә
Һәрчак җылы бөркелә.

Изгелек ул җирдә ятмый,
Булмый аны онытып.
Гомер буе яшә шулай
Кешеләрне җылытып.

Сине яратып, хөрмәт итеп, сәламәтлек теләп, иң изге теләкләр белән дусларың -  "Әтнә таңы" коллективы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев