Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә бәйрәм

"Туган ягым" паркында Республика көненә багышланган бәйрәм (0+) башланды

Бәйрәм бүген 19 сәгатьтә башланды.

Чакырылган кунаклар килгән. Һәм алар бик матур итеп бәйрәм кичен башлап җибәрделәр. Аларның күбесе Әтнәдә беренче тапкыр икән. 

- Кеп-кечкенә Әтнәдә мондый урыннар бар дип уйламаган идек.  Бик матур икән монда , - дип башлап җибәрделәр алар кичәне. 

Зөлфәт Зиннуров баллы мамык белән бәйле хатирәләрен дә искә төшереп алды.. Мәктәп темасына да кагылып узды. Кагылып кына узды. "Авыр темаларга кагылмыйк әле име", дип сүзен дәвам итте. Барыбыз да көлешкәч, ул сәхнәгә  филология фәннәре кандидаты, доцент, КФУ укытучысы  Алия Исрафилованы чакырды.

ТНВда "Кайнар хит" тапшыруы алып баручысы Айсылу Габдинова да, Чулпан Йосыпова да, Илдар Әхмәтов та  менде сәхнәгә.

Бәйрәм кыза. Әле өлгерәсез барып. 

Фәридә Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев