Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Африка кунагын чакыртып, авыл бәйрәмен уздырдылар

Гүзәллеккә дә, сихрилеккә дә, матурлыкка, батырлыкка бай, күркәм авыл ул Әтнә районының урманнарга терәлеп урнашкан Ары авылы!

Халкы кунакчыл, мөлаем, гади аның! Шул гадилекне тудырып, әлегәчә саклап, кадерләп тоткан, кулга-кул тотынып бергә эшләгән Раилә апай белән Фидаиль абыйлар үзләре нинди үрнәк булып торалар! Кем генә килеп тә, кем генә тотынса да, Арыны аларсыз, аларны Арысыз күз алдыма китерә алмыйм мин! Күпләрнең йөрәгенә сары май булып ятмаса да, дөреслекнең күзенә туры карыйсы килә! Әллә кая еракта урнашып, үзенә ерак районнар ны җыеп, әле моңарчы Әтнә районында күпләр күзгә күрмәгән Африка кунагын чакыртып, авыл бәйрәмен уздырган кешеләр бик сирәк хәзер! Тырышлыкларын азсызыклап, шуның кадәр югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәм өчен, мин чын йөрәктән хөрмәт итәм сезне!
Зарларны ерак куеп, әнә шундый гадиләрне күрсәтәсем килә! Эшләргә кушканда бөтенебез дә эшли! Әмма авыл белән кубынып, авыл баласына гына хас җылылыкны бөтен кеше дә тудыра алмый! Нәрсә дисәк тә, авылда кеше күп түгел! Күп булмаса да, булганы белән гөрләп торган Ары ул!
Җәйнең җылы икенче аен шулай итеп, яхшы кәефтән башладык! Килгәненә киткәненә шушы күл кырыеннан узу гына да, никадәр дәрт, дәрман, хыялларга таба канатлар биргәндер! Шәхсән үзем, матурлыкны бик яратам! Бер яраткан әбием әйткәндәй: «Сатып алмасак та, күзләребезне булса да куандырып чыгыйк!» — дия иде.
Альбина Хакимова, Дусым мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев