Камыр куйган саен Әтнәдәге күршебез Мөнәвәрә апаны искә алам
Укыгыз әле бу язманы.
Әнием гел эштә булды. Мине үстерим, укытыйм, кеше итим дип Әнием бер ялгызы минем өчен тырышты. Әниемә олы хөрмәтем, чиксез рәхмәтләрем!!!
Мәктәптә укыган вакыт. " Мөнәвәрә апа, мине камыр куярга өйрәт әле, Әниемә эштән кайтышына күңелле булсын әле,"- дип, Мөнәвәрә апа янына кердем. Җәйге каникул вакыты иде, Әнием эшкә киткәч, Мөнәвәрә апа безгә кереп, мине камыр куярга өйрәтте. Без ул көнне кура җиләгеннән пирог пешердек. Бу минем иң беренче пирогым булды. Әнием эштән кайткач, шул вакытта ышанмаган иде әле. Әнием бик сөенде, минем дә бит Әниемне сөендерәсем килде.
Нәрсә генә пешерсә дә, Мөнәвәрә апа безне гел чәйгә чакыра иде. Ул гел, күлмәге өстеннән матур альяпкычын киеп куя иде, мин аны альяпкычсыз йөргәнен хәтерләмим дә. Башында гел яулык булыр иде. Кем генә керсә дә, чәй эчермичә чыгармый иде, өстәл башында утырып, һәммәбезне сыйлый иде.
Бүгенге "Каймак пирогы"н да Мөнәвәрә ападан өйрәнгән идем.
"Табага камырыңны җәеп салгач, таба кырыеннан төшеп торган камырларын уклауны тәгәрәтеп кисеп ал. Кырыйларын матур итеп эшләр өчен, пычак белән кисә барасың, берсе басып кала, берсен яткызып куй"- дип өйрәтте. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул миңа дәү әнием шикелле булды. Шундый җылы, матур хәтирәләр генә калды шул инде.
Каймак пирогы (Сметанник) пешерү тәртибе:
Камыры:
1 ст җылы сөт,
100 гр. эретелгән сыер мае,
1 а.к. коры чүпрә,
1 йомырка,
он.
Җылы сөттә чүпрә, шикәр комы, тозны эретергә. Шуңа сыер мае, йомырка салып болгатып, он кушып камыр ясарга. Камырны пакетка салып 1 сәгатькә суыткычка куерга.
Эчлеге:
500 гр 20% кибет каймагы,
3 йомырка,
1 п. ванилин,
5 а.к. шикәр комы. Баллы яраткан кеше 1 ст. салсагыз да була.
Барысын бергә кушып миксер белән әйбәтләп болгатырга.
Камырны суыткычтан алып ике өлешкә бүлергә. Пирогка бер өлеше дә җитә, калган камырыннан чәй ашы ясарга була.
Түгәрәк җәеп, майланган табага куярга. Таба кырыеннан чыгып торган камырны уклау белән генә тәгәрәтеп кисеп алырга. Эчлеген салырга. Пирог кырыйларын пычак белән кисә барып, берсе басып кала, берсен төшерергә. Духовкада пешерергә. Тәмле булсын!
Гөлгенә Сабитова,
Олы Әтнә- Кама Тамагы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев