Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Күәмне чакырырга курыкканнар. Фәрдия, син кайда йөрдең?”

Бергәләп укыйк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә фикерләрегезне язып җибәргән өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Һәр мәкаләне укып, фикерегезне белдереп барасыз. Ачык группага язылган комментарийлардан тыш, сайтта да үз фикерегезне язып калдырасыз. Менә шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

012

 Авылым – Бәрәскәм

Менә шундый исем белән сайтта чыккан язмадан соң

“Рәхмәт. Сез дөрес язгансыз. Минем әниләрем дә шулай чыгып киткәннәр бәхет эзләп. Мин дә Бәрәскәдән. Минем дә рәхмәтем зур хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллинга. Мин Хәкимова Гөлсинә булам»

 

2010

 Йөрәгемне меңенче кат яралый...

 

Шул исемдәге язмадан соң кемдер “Фәрдия, моңарчы кайда йөрден син?» дип язып калдырган. Димәк, ул аның иҗатын ошаткан. Күәм авылында яшәүче Фәрдия Төхфәтуллинаның шигырьләрен үзебез дә яратып укыйбыз.

 

 Олы Әтнәдә - хоккей сезоны ачылышы һәм мини-футбол ярышы

2020-01-03 17:30:14

менә бу язмадан соң

«Күәмне чакырырга курыкканнар, Күәм чемпион бит, сулатмый да ул бу командаларны» дип язып калдырган бер фанат укучыбыз.


Һәркем үзенчә хаклы. Хәбәрләрегезне, фикерләрегезне көтәбез. Исән-сау булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев