Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ничек үзгәргәнбез!..

Шигырь сөючеләр, сезнең өчен.


Түбә кыегыннан боз сөңгесе
җиргә таба карап һаман үсә!
Балачакның бер шуклыгын уйлап,
Карап тордым әле  шуңа кичә!
Ватып алып суырырга торган
туңган иреннәрем искә төште.
Туңдырманы бозга алыштырып,
Безнең сабый чаклар үтеп китте.
Салам кибәненнән ала идек,
Матур сары төстә булгангамы?
Нинди кыяфәткә кермәгәндер
Күгәрченнәр килеп кунганнары!
Барысы да тәмле иде безгә,
Ялап йөреп тәмен татыганбыз.
Чыныктырган безне кышкы урам,
Өйдә качып, елап ятмаганбыз!
Сугыш уйный идек окоп казып,
Коралыбыз боз- сөңгеләр булган!
"Аклар" ягындагы төп дошманың
башы белән карга кереп чумган!
Такта түбәләр дә бетте күптән,
Калаеннан төшкән чиста бозга
Караш ташлап сокланабызмы соң?
Тотып карау юктыр инде кулга...
Туңдырмага ис тә китми хәзер,
Кибет буйлап нидер эзләнәбез.
Бушка гына булган матурлыкны
Күрмибез дә... - ничек үзгәргәнбез!
13 .02.2019

Сиренә Гатиятова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев