Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнекеләр

“Иптәшләрем барганда, ничек оялмыйча калыйм инде”

Ташчишмә авылы егете Рәмис Хөсәеновнең әнисенә әйткән сүзләре бу.

Украинада махсус хәрби операция башлануга беренче төркем райондашларыбыз белән китә ул. Качып калу дигән фикер уенда да булмый. Әнисе күңел кылларын тартып караганда да: «Ничек оялмыйча калыйм», — ди ул. 

Рәмис Ташчишмә егете. Иске Өҗем мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлагач, Казан авиация-техник колледжында белем ала һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында укып, коткаручы аттестаты да ала.


Аннары хәрби хезмәт. Рәмис Тольятти шәһәрендә махсус гаскәрләрдә (спецназда) хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәп кайткач, Казан шәһәренә гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли башлый. Биредә алты ел хезмәт куя.
— Безнең бүлек шәһәр уртасында иде. Шуңа күрә зур территориягә хезмәт итәргә туры килде, — диде ул.
Аннары туган авылына Ташчишмәгә кайта. Һәм биредән махсус хәрби операциягә алына. Рәмис сугышчан батырлыклары өчен Россия Федерациясе Оборона министрлыгының II дәрәҗә хәрби батырлыгы өчен медаленә дә лаек була. Озакламый тагын бер медаль дә кайтып җитәчәк икән үзенә. Бүгенге көндә туган авылында чираттагы ялда ул. Аның белән дә шул вакытта очраштык. 
Рәмис төпле, үз фикере булган егет. Аның белән аралашуы да рәхәт. Әнисендә дә улына карата булган мөнәсәбәте һәр хәрәкәтендә чагыла. 
— Бармый калучылар турында ишетәсең дә, улыма карата горурлык хисе уяна. Бармыйм, калам, дигән ялгыш кына сүзе дә булмады. Исән-сау йөреп кенә кайтсын, — ди әнисе Гөлназ. 
Әмин, шулай булсын. 
Рәмис белән бүгенге көндә хәрби операциядә катнашкан райондашларыбыз турында да сөйләшәбез.
— Биредә бары да уртак. Бербере-без белән дустанә мөнәсәбәттә
без. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. 
Райондашларыбызның гуманитар ярдәмен дә алабыз. Моның өчен рәхмәтемне җиткерәсем дә килә, — диде ул. 
Үзегезгә рәхмәт егетләр. Безнең тынычлыгыбызны саклаганыгыз, яклаганыгыз өчен. Исән-сау күрешергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен. Шуны онытмагыз, сезне биредә исәнсау кайтуыгызны зарыгып көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев