Батыр якташыбызны район башлыгы котлады
Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан ир-егет үзенең чираттагы туган көнен каршы алды.
Олы Әтнә авылында яшәүче, махсус хәрби операция зонасыннан яраланып кайткан якташыбыз Радик Галиев 50 яшьлек юбилеен каршы алды.
Аны бәйрәме белән районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев, район советының аппарат җитәкчесе Фәнис Галиуллин, Олы Әтнә авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Сергей Порфирьев һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү “Ватан сакчылары” Дәүләт фонының райондагы социаль координаторы Энҗе Гайнуллина котладылар.
– Олы гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм. Батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт. Инде Сезгә озын, имин гомер, исәнлек-саулык, тазалык-тынычлык телим, – диде Рөстәм Хисамиев.
Күзләре яраланган булса да, кунакларны үзе каршы алды, һәрберсе белән кул биреп күреште юбиляр.
Хәлләрен сорашкач та, сүзне шаяртудан башлады:
– Хәлләр ярый... Көне-төне телевизор карыйм, – дип елмайды.
Радик Галиев 1976 елның 21 гыйнварында Олы Әтнә авылында туып-үсә. Махсус хәрби операциядә катнашып, батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәткән Радик Рафаил улы Галиев мина шартлау нәтиҗәсендә авыр тән җәрәхәте ала. Озак вакыт Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальдә дәваланып, туган ягына әйләнеп кайта.
...Махсус хәрби операциядә булучыларның аерым бер дуслыгы, якынлыгы турында күп тапкырлар ишеткәнем булды. Монда да Радик андагы хәрби дуслары белән телефон аша аралашып торуы турында әйтеп узды.
2023 елны хәрби контракт төзи һәм ДНР юнәлешенә озатыла. Биредә мотоукчы буларак 1 ел хезмәт итә. Әлбәттә, алгы позициядә. Биредә шофер булып хезмәт итә. Берара арткы линиядә дә хезмәт итеп ала. Шулай да, танырга кирәк, анда ротация, ягъни, алгы-арткы линияләргә алышыну бик булмый.
Аның белән башлангыч чорларны да искә алдык.
– Әллә ни кыен димәс идем, дөрес, штурм вакытында бик җайлы түгел инде. Ашарга җитәрлек булса да, су җитмәде. Шөкер, аны китерүне оештырдылар, – дип искә алды.
Шул ук вакытта янәшәдә татарлар күп булуны куанып телгә алды. Гомумән, нигезен татарстанлылар тәшкил иткән Сабир Әхтәмов исемендәге батальонда хезмәт иткән ул.
Контрактлылар алгы линиядә хезмәт итәләр, шуңа күрә гуманитар ярдәмнәрнең аларга барып җитүе кыен мәсьәлә икәне аңлашыладыр. Моңа карамастан, халкыбыз махсус хәрби операциядәге ир-гетләр белән тыгыз элемтәдә.
– Килеп торды. Кайдан икәнен аерып кына әйтеп булмый. Әмма шунысы факт – безне ярдәмсез калдырмадылар, – ди.
Бу очракта командирының Кукмарадан булуын аерым ассызыклау урынлы булыр. Шуңа күрә офицерның туган ягыннан гуманитар ярдәмнәр еш килгән.
Бүгенге көндә әнисе Нәркәзбану апа белән бергә яшиләр. Ана улы янында булуга куанса да, тагын бер батыр улыннан хәбәр булмауга йөрәге сыкрана. Олы улы Рәфыйк та махсус хәрби операция зонасына китә. Кызганычка каршы, әлегә аның хәбәре юк. Шулай да ана күңеле яхшы хәбәрләр көтә.
Олы улы гына түгел, 50 яшен каршылаган Радик буенча да күңелле хәбәрләргә ирешеп куанырга язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев