Узган төндә Россиядә дошманның 136 пилотсыз очкычы юк ителгән
Хәбәрләр

Узган төндә Россиядә дошманның 136 пилотсыз очкычы юк ителгән

Үткән төндә Россия төбәкләрендә дошманның 136 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Үткән төндә (Мәскәү вакыты белән 19 октябрьдә 20.00 сәгатьтән 20 октябрьдә 8.00 сәгатькә кадәр) һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орёл, Псков, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула өлкәләре һәм Мәскәү төбәге территорияләрендә Украинаның самолет тибындагы 136 пилотсыз очкычы бәреп төшерелде», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев