«Ашыт» тыюлыгы территориясендә Мари Эл Республикасының ике кешесе тоткарланды
Хәбәрләр

«Ашыт» тыюлыгы территориясендә Мари Эл Республикасының ике кешесе тоткарланды

РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының Татарстанның Әтнә районы буенча район бүлеге җитәкчесе «Ашыт» тыюлыгы территориясендә Мари Эл Республикасының ике кешесен тоткарлады.

Тәртип бозучылар фарадан һәм тыелган балык тоту коралларыннан файдаланып, көймә белән балык тотканнар. Үз автомобилен алар мәгълүмати аншлаг астында калдырганнар.

Урынга оператив төркем хезмәткәрләре чакырылган. РФ Җинаять кодексының 256 маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты


Нет комментариев