Халык сынамышы: Коры кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
Бүген Әтнәдә алмашынучан болытлы һава булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 16 метрга кадәр көчәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Температура +9...+14 градус булачак.
Нет комментариев