Әдилә финалга чыкты
Безнекеләр

Әдилә финалга чыкты

«Әтнә гүзәле» – Халыкара «Татар кызы – 2026» финалисты

7 октябрь көнне Төркмәнбашы шәһәрендә Халыкара «Татар кызы — 2026» бәйгесенең финалы булып узды.

Анда безнең Әтнә районы Иске Өҗем авылыннан Әдилә Ситтигуллина да катнашты.

Финалның Төркмәнстанда узуы бәйгенең матур бер традициясе: алдагы елда җиңү яулаган кыз Төркмәнстан кызы иде. Шуңа быел матурлык һәм гүзәллек конкурсы Каспий диңгезе ярында үтте.

Якыннарым ярдәмен тойдым

- Әдилә, син инде 2022 елда «Татар кызы» проектына беренче адымыңны ясаган идең, яңадан быел үз көчеңне сынап карарга нәрсә этәрде?

- 2022 елда Татарстан Республикасы күләмендә узган «Татар кызы» бәйгесендә катнашу минем өчен зур адым иде. Авылдан, кечкенә генә Иске Өҗемнән чыгып, бөтен республика күләмендә үз-үземне күрсәтү – ул зур җаваплылык һәм горурлык булды.

Финалга уза алмау - минем өчен күз яшьләре, тирән уйлар, үземне анализлау, яңа максатлар кую иде. 2024 елда мин укуымны, ординатураны Мәскәүдә дәвам итәргә булдым. Башкалада яшәгәндә мин татар халкының гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, милли аш-суын, җырларын сакларга омтылдым. Быел Мәскәүдәге дус кызымның «Татар кызы –  2026» проектында катнашып карыйсы килде.

Аңа иптәш булып мин дә бардым. Безгә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге: «Кызлар, әйдәгез, катнашыгыз, безгә тагын кызлар кирәк» дип әйткәч, мин дә уйлап тормыйча катнашырга булдым.

-  Быелгы Әдилә 2022 елгы Әдиләдән нәрсәсе белән аерыла?

Быелгы «Татар кызы» –  яңа баскыч. Бүген мин Мәскәү шәһәрендә, башкалада, мегаполисның шау-шулы тормышында яшим. Мәскәү тамашачысы өчен «Татар кызы» (Әдилә – Мәскәү шәһәрендә узган төбәк этабының җиңүчесе) титулын алу –  минем өчен бик тетрәндергеч, бик җаваплы мизгел иде. Чөнки мин анда үземне генә түгел, бөтен нәселемне, туган ягымны –  барысын да тәкъдим иттем. 2022 елгы бәйге белән быелгы бәйге –  минем өчен бербөтен юлның ике очы. Беренчесе тамырларны тану булса, икенчесе –  аларны дөньяга күрсәтү.

- Син финалда үзеңне кайсы якны күрсәтәм дип санадың: Мәскәүме яисә Татарстанмы?

-  Мин үземне бер өлкәгә дә керт­мәдем. Мин, татар кызы, чит илдә, халыкара мәйданда, үземне, татар мил­ләте кызын күр­сәтәм дип уйладым. Әмма репетиция вакытында укытучылар безгә исемләп түгел, ә төбәк исеме белән эндәшәләр иде, мине «Әтнә — Мәскәү» дип көлеп орышалар иде.

Бөтен кеше минем Әтнәдән икәнне белә иде, чөнки сөйләшкәндә мин «ң» хәрефен әйтеп бетерми идем.

- Конкурстагы иң якты хатирә турында сөйлә әле?

- Иң якты истәлекләрнең берсе ул –  репетицияләр, финалга, концертка әзерләнү. Кечкенә чакта "Ал чәчәк«тә биегәнгә, репетицияләрнең нәрсә икән­леген белә идем. «Созвездие – Йолдызлык» конкурсына әзерләнгәндә безнең көн саен 3-5 сәгатьлек репетицияләр иде.

Кечкенәдән хәтерлим, өйгә кайткач аяклар сызлый иде, мин гел аякларга майлар сөртеп йок­ларга ята идем. Проектагы репетицияләр дә нәкъ шундый иде. Мин кире кечкенә вакытыма кайткан кебек булдым. Монда мин аның нәрсә икәнлеген аңлап бардым.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк, ул рәхәт арганлык иде. Хәзерге тормышымда, медицинада, мин үземә көлеп, күтәренке кәеф белән йөрергә рөхсәт итмим, чөнки мин авыру балалар белән эшлим. Ә сәхнә медицинадан ерак өлкә булгач, мин һәр репетициядә елмая торган идем.

Тамашачылар күтәренке кәефле, күңелле, гел елмайган кешеләр артыннан күзәтергә яраталар. Мин шул мизгелне тоеп, рәхәтләнеп чыгыш ясадым. Сәхнәдә үземне «үз тәлинкәмдә» хис иттем, миңа бик уңайлы һәм рәхәт иде.

- Репетицияләрдә әзерлек ничек барды?

–  Без Казанда 10 көн буе әзерләндек. Башта төшке ашка кадәр очрашулар, экскурсияләр белән мәшгуль булсак, аннары төшке аштан соң кичке тугыз-унга хәтле репетицияләрдә идек. Ә Төркмәнстанда биюгә, җырлауга һәм сөйләмебезгә игътибар күбәйде. Бары тик сәгатьнең +2 булуы авыррак бирелде, мәсәлән, безнеңчә биштә торып иртәнге аш ашау миңа бик уңайсыз иде.

- Финалдан соң үзеңне ничек хис иттең?

Ихласлыгымны күрсәтергә тырыштытым

- Финал тәмамлангач үземдә бушлык тойдым. 3 атна бертуктаусыз әзерлек бер көн эчендә үтте дә китте.

Проект миндә үз-үземә ышанычымны арттырды. Финал вакытында бик борчылдым, финалдан соң нәрсә булыр дип уйлый идем. Ә хәзер мин барысы да яхшы булуына ышанам, нәрсәдер килеп чыкмаса, чыгу юлын һичшиксез табачагымны беләм. Проекттан соң танышларым да артты.

- Кызлар белән конкурент булсагыз да, дус мөнәсәбәтләрдә калдыгызмы?

- Әйе, мин дуслашыр өчен бик гади икәнлегемне аңладым. Мин дуслар сайлаганда таләпләр куймыйм, әгәр дә минем белән уртак кызыксынулары булса, мин ул кеше белән яхшы аралашам һәм дус дип саныйм. Финалга үткән кызлар барысы да сәләтле.

Шулай ук күбесе минем кебек авыл кызлары, үзләренең гаиләләре, авыл тормышы турында бик горурланып, оялмыйча сөйлиләр иде. Мин аларның һәрберсенә сокланып карый идем. Репетицияләр вакытында кызлар һәм оештыручылар белән дуслашып беттек. Әле дә бөтенесе белән аралашып торабыз.

- Синең өчен «Татар кызы» — ул?

«Татар кызы» бәйгесе - ул бәйрәм генә түгел, ул гомерлек юл. Ул мине, үземне, халкымны, тамырларымны аңларга, алар белән горурланырга өйрәтте. Мәскәүдә яшәсәм дә, мин үземнең татарлыгымны югалт­мадым, киресенчә, аны яңа дәрәҗәгә күтәрдем дип саныйм.

Бүгенге бәйге минем өчен йомгак түгел, киресенчә, башлангыч. Ул - көзге, анда мин татар кызының чын матурлыгын: ихласлык, зирәклек, туганлык, сабырлык, иман күрәм. Бүген үземне бәхетле хис итәм, чөнки мин - татар кызы, мин - нәселемнең дәвамчысы, мин - дөньяга үз халкымның матурлыгын күрсәтә алам. Бу - олы бүләк! Шулай ук проект финалист кызларның әти-әнисенә Төркмәнстанга бару мөмкинчелеген бүләк итте.

Әти-әниләр рәхәтләнеп ял итеп кайттылар. Аларның безнең янда булуы бик зур терәк иде. Әти-әниемә, оештыручыларга, миңа әзерләнергә ярдәм иткән якын кешеләремә бик зур рәхмәт әйтәсем килә.

Әдилә «Иң ихлас кыз» номинациясендә җиңү яулады. Минем дустым, сыйныфташым, Халыкара «Татар кызы — 2026» финалисты! Мин аңа киләчәктә дә уңышлар телим һәм тагын да зур үрләрне яулар дип өметләнәм.

Рәзилә Газизова, Түбән Шашы авылы


Нет комментариев