Рейдның беренче көннәрендә 50дән артык аучы тикшерелгән инде.
5 сентябрьдән, көзге ау сезоны башлану белән, Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эше үзәге белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә районның аучылык җирләрендә профилактик рейдлар үткәрәләр.
Инспектор төркемнәре ау кагыйдәләрен үтәүне, коралны саклау һәм йөртү хокукын раслаучы документларның булуын, коралны ташу кагыйдәләрен һәм башка таләпләрне тикшерәләр.
Бу чорда ау кагыйдәләрен бозу буенча 4 материал төзелгән.
Аучылык чоры кыска, әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту бик мөһим.
Ау вакытында яшәү урыннарыннан 200 метр ераклыкта корал кулланып аулау, «тавыш ишетелгән якка» яки «кыштырдаган җиргә», яисә, ачык күренмәгән төбәккә, шулай ук электр челтәре баганаларында утырган кошларны ату тыела. Моннан тыш, пуля якындагы аучыдан 15 метрдан да якынрак арада узарга мөмкин булса - аучылар линиясе буенча ату, мәгълүмати, шул исәптән юл һәм чик, юл хәрәкәте билгеләренә, реклама конструкцияләренә, торак һәм торак булмаган биналарга, махсус һәм башка шундый билгеләргә ату тыела. Үлән, камыш үскән җирләрдә яки күрү чикләнгән урыннарда очкан кошларны 2.5 метрдан да түбәнрәк биеклектә ату да тыела.
Һәр аучы үзенең коралын төзек хәлдә тотарга тиеш. Коралның төзеклеген тикшерү һәм төзәтү махсус җиһазланган ату мәйданчыкларында яки ау чорында, аучыда ау итү хокукын раслаучы документлар булганда гына башкарылырга тиеш.
Аучылык коралларын корганда яки киресенчә, пулядан бушатканда коралны бары тик өскә яки җиргә юнәлтергә һәм башка кешеләрдән читкә борылып башкарырга кирәк. Дәүләт комитеты искәртә: ау сезоныннан бары уңай тәэсирләр генә калсын өчен, ау кагыйдәләрен алдан хәтергә төшерү яхшырак. Югыйсә, штрафлар бик зур булмаса да, бер сезон эчендә ике тапкыр кагыйдәне бозу корал йөртү хокукын бер елга югалтуга китерергә мөмкин. Рейдлар ау сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк. Табигатьтә ял итү административ тикшерүгә әйләнмәсен өчен, ау срокларын, ау хуҗалыгы чикләрен һәм экипировкагызны тикшерегез. Үзегезне саклагыз һәм кагыйдәләрне төгәл үтәгез!
Равил Һадиев, ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Әтнә районы бүлеге җитәкчесе
Нет комментариев