Бәхеткә, тән җәрәхәтләре алучы юк.
5 ноябрьдә бер автомобиль йөртүче исерткеч эчемлек кулланган хәлдә юл һәлакәте ясый. Ул тизлекне саклап бетермичә газ баганасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, багананы аударып, шәхси хуҗалыкның коймаларын да җимерә.
Автомобильгә дә шактый зыян килгән. Автомобиль "Штраф стоянка" га озатыла.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз,- дип кисәтә район автоинспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Нет комментариев