Бүгенге бәхетле тормышка урау юллар аша
Театр сәнгате

Бүгенге бәхетле тормышка урау юллар аша

Бу мәкалә театр сәнгатендә тирән эз калдырган спектакльләр чыгарган режиссер - Рамил Фазлыев турында.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры режиссеры, «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», сыйныфташым Рамил Фазлыевның 50 яшьлек юбилей кичәсе зурлап билгеләп үтелде.
 11 сыйныфта укыган чагым. Район үзәгеннән акрын гына өйгә кайтып барыш. Кайтасы юлның әле яртысы да үтелмәгән, тик нигәдер арылган. Шулчак юлның икенче ягыннан көр тавыш ишетелә: «Сәлам, Гөлнар».
Арыганнар юкка чыкты, сәламгә җавап бирергә теләп башымны борам, Рамил икән. Май кояшы кебек елмайган. Техникумнан кайтып барышы... Рамилнең юбилей кичәсен карап утырган вакытта, кылт итеп әлеге вакыйга искә төште. Шушы көннән соң, күпме сулар аккан, һәркайсыбыз үз юлын, үз кыйбласын тапкан. Рамил Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, Казан мәдәният институтында белем ала.
Аннары Мәскәүгә ГИТИС­ка укырга китә. Әмма шунысы бәхәссез, һәркайсыбызның эчке дөньясы, бүгенге үрләргә илткән юлы серле бер дөнья булып калган. Бала вакытта ук, театр сәнгатенә гашыйк булган, күңел түрендә яшеренгән самими хыялына урау юллар аша барырга туры килсә дә, сынмаган, артка чигенмәгән, авырлыкларга кул селтәмәгән, үз дигәненә ирешкән Рамилне яңа яктан ачып, аңа сокланып, аның белән горурланып утырдым. Иң сок­ландырганы — сабыр, тыйнак кеше ул. Ул сыйфатларына тугры калган. Кичә барышында да эчке дөньясы белән бәхәсләште. Афәрин, Альберт! (кичәнең сценария авторы, якташыбыз Альберт Шакировны әйтүем) Кичә барышында, хәтта Рамилнең үзенә дә сиздермичә аның эчке дөньясын гади итеп тамашачы күңеленә җиткерә алдың. Театр сәнгатендә тирән эз калдырган спектакльләр чыгарган режиссерны һәркем: тамашачы да, килгән кунаклар да, театр әһелләре дә яңа яктан ачты. Хәтта республика һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган, олуг шәхесебез, Әтнә театрының бер генә премьерасын да калдырмаган, коллективка һәрвакыт терәк булган Габделәхәт Хәкимов та сәхнәгә менеп:
— Мин чыгарга тиеш түгел идем. Әмма ләкин түзмәдем. Мин синең күп якларыңны белмәгәнмен икән, энем. Бүген син минем өчен өр-яңа якларың белән ачылдың. Мең рәхмәт сиңа, — дип соклануын белдерде. Чыннан да, бик матур кичә булды. Тамашачы буларак ял да иттек, Әтнәбез өчен тагын бер горурланып, танылган шәхесләребез өчен горурланып утырдык. «Син театр җанын саклаучы» Кичә тәмам.
Пәрдә ябылды. Тамашачы уй-кичерешләрдән һаман да арына алмый. Ә мин Рамилнең үзен күрергә сәхнә артына ашыгам.
— Рамил, бүген менә шушы сәхнәдә басып торыр өчен бик зур юл үтелгән. Күңелеңдәге уй-хисләрең белән уртаклаш әле, — димен. Ә ул исә, һәрвакыттагыча тыйнаклык саклап:
— Беләсеңме, Гөлнар. Дөресен әйткәндә бу минем өчен бушану һәм ару. Мин әле нәрсәнең нәрсә икәнен бәлки аңлап та бетермимдер. Әлеге кичәнең язмасын караганнан соң, күңелдә нинди дә булса фикерләр туар. Ә кичәгә килгәндә, беренче юбилей ул — үз-үзеңне тикшереп карау.
Дөрес барасыңмы син бу юлдан яки юлдан тайпылып үзеңә хыянәт итмисеңме? Шуңа нәтиҗә ясау. Хәер, моңа кадәр үзе турында мактанырга яратмаган Рамилдән тагын нинди сүзләр ишетеп булсын инде.
Иң яхшысы — сүзне башкаларга бирү булыр. Бу көнне аның хөрмәтенә бик күп сүзләр әйтелде. Барысы да ихлас, бөтенесен язып бетерү дә мөмкин түгел. Болар берничәсе генә. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов:
— ...Барыбыз да хәтерли торгандыр Әтнә халык театры үзенең иң өске үсеш ноктасына җитеп, дәүләт статусын алу өчен көрәш барган вакытны. Ул вакытта ниндидер этәргеч кирәк иде. Һәм менә Туфан абый Миңнуллинның Рамил Фазлыев куйган «Мулла» спектакле Әтнәгә дәүләт театры кирәклегенә шик калдырмады.
Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева:
— Әтнә якларына, татарның чын үзәгенә бер дулкынлану хисе белән киләбез. Без кунакларга бик күп йөрибез. Әмма биредә аеруча рәхәтлек кичерәбез. Бүген рәхмәтләрем күп минем.
Иң беренче рәхмәт сүземне Габделәхәт әфәнде Хәкимовка җиткерәсем килә. Чөнки менә шушы егет-кызларны, шушы коллективны, бинаны сез ул вакытта бергә туплап, бер йодрыкта тоттыгыз. Аларны мактап, репетицияләренә йөреп, һәрбер премьераны карап, халыкны туплап тордыгыз. Минем сезне барлык район башлыкларына үрнәк итеп куясым килә... Рамил дустыбыз, коллегабыз, бе­ләсеңме, мин синең «Мулла» спектаклеңне ка­радым. Һәм аның шедевр икәнен аң­ладым. Син бит театр тарихында шедевр иҗат иткән кеше. Тагын бер шундый гыйбарә бар: «Кайтыр өчен китәм», ди­гән. Синең тормыш юлыңны караганнан соң, мин: «Бу егет бит кайтыр өчен киткән», дип уйлап куйдым. Син Казан артының театраль җанын сакларга кайткансың. 50 яшь ул чын юбилей. Борынгы римлылар аны айлар буе бәйрәм иткәннәр.
 50 яшь театр терминынча әйткәндә, бу — антракт. Антракттан соң, тамашачы икенче күренешне көтә. Алга таба да иң зуры булачагына иманым камил. Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан Илгиз Зәйниев, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Рамил Фазлыевның шәкерте: — Рамил абый безне укытты. Укыган вакытта ук шәхси сораулар белән аңа мөрәҗәгать итә идем.
Мин беренче курстан ук язам. Гел язам, дөрес язаммы, аңлап та бетерә алмыйм. Һәм бер дәрес ахырында Рамил абый белән уйларым белән уртаклаштым. Өч минут эчендә ул миңа драматургия законнарын аңлатып бирде. Һәм бүгенге көнгә кадәр мин шул кануннар буенча язам. Камал театрында Рамил абый минем беренче ике пьесамны куйды.
«Мәхәббәт турында сөйләшик» һәм «Суган чәчәге». Рәхмәт аңа. Якташыбыз, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, татар театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: — Рамил, минем энем кебек ул. Әтнәгә кайткан вакытта, юлда ук мин Рамилгә шалтыратам. Чөнки беләм, беренче шалтыратуга Рамил килеп җитә. Рамил ул бухгалтер, балыкчы, хоккейчы, артист һәм режиссер.
Алтын куллы, нәрсәгә генә тотынса да, барысын да эшли. Кичә башланды ахырзаман белән. Бу — Рамил. Юбилей алдыннан аның белән берничә тапкыр очраштык. Очрашкан, сөйләшкән саен бер сүз: "Үләм, бетәм, нәрсәгә кирәк миңа бу. Бу аның гадәте. Менә аны сабыр, диләр. Чыннан да бик сабыр кеше ул... Язмамны тәмамлап, сүзне кабат Рамилнең үзенә бирәсем, язмага аның сүзләре белән нокта куясым килә.
— Бик зур рәхмәт: театр әһелләренә, театрны яратучыларга, тамашачыларга, Әтнә халкына, труппага. Кирәкме соң бу кичә миңа, дип бик күп уйладым. Сабантуйга әзерләнеп йөрибез. Минем туган көнем 6 июньдә. Ул вакытта безнең отпуск яллары башлана. Үземчә уйлыйм, Аллаһка шөкер, бәхет басты. Ялларга чыгып китәбез дә, шуның белән барысы да онытылачак, димен. Булмады. Сабантуй көнендә Ленур Илфирович, юбилей кичәсен үткәрергә ризалаштырды. Һәм менә бүгенге көнгә килеп җиттек. Рәхмәт, зурлавыгыз өчен. Һәм иң мөһим сүз белән кичәне тәмамлыйсым килә. Кичә барышында әйтергә тиеш идем, буталдым. Режиссер белән ни генә булмасын, театр яшәргә тиеш!

Нет комментариев