Табиб үпкә ялкынсынуының беренче билгеләрен атады
Сәламәтлек

Табиб үпкә ялкынсынуының беренче билгеләрен атады

Тамак авырту, температура күтәрелү, йөткерү һәм тын кысылу үпкә ялкынсынуының беренче билгеләре булырга мөмкин.

Бу хакта табиб-пульмонолог Алина Абдуллина РИА Новостига сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, авыру гадәттә тамак авырту һәм 37–38 градуска кадәр температура күтәрелүдән башлана. Соңрак йөткерү көчәергә, какырык барлыкка килергә мөмкин.

Шулай ук авыру вакытында хәлсезлек, тирләү, аппетит кимү һәм күкрәк читлегендә авырту күзәтелә. Тирән сулыш алганда күкрәктәге авырту көчәергә мөмкин.

Табиб мондый билгеләрне игътибарсыз калдырмаска һәм вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Шәһри Казан


Нет комментариев