БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга
Хәбәрләр

БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга

БПЛА һөҗүме вакытында иң мөһиме - тынычлыкны саклау һәм дөрес эш итү.

Бинада булганнарга аскы катка яки подвалга төшәргә кирәк. Лифттан файдалану тыела. Фатирда калганда, терәк стеналар арасында тәрәзәсез урынга — идәнгә утырырга кирәк, иң яхшысы ванна бүлмәсендә. Автомобильдә хәрәкәт иткәндә, аннан кичекмәстән төшеп, ышык урын табарга кирәк. Пилотсыз очкычны яки аның бер өлешен табып, аларга кагылырга ярамый — җайланма яки аның өлеше табылган урыннан кичекмәстән китәргә һәм табыш турында 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.


Нет комментариев