Хөрмәтле Финә Рәис кызы!! Сезне ихлас күңелдән 65 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итәбез! Бу күркәм юбилейда Сезгә иң җылы, иң саф теләкләребезне юллыйбыз.
18 ел инде Сез Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт куясыз. Бу еллар эчендә Сез йөзләгән балага иҗат серләрен өйрәттегез, аларның күңелләренә матурлык, әдәп, хезмәт сөючәнлек орлыклары салдыгыз. Сезнең сабырлыгыгыз, осталыгыгыз һәм йөрәк җылыгыз өчен балалар да, ата-аналар да, хезмәттәшләрегез дә Сезгә чиксез рәхмәтле.
Сез — остаз да, киңәшче дә, ярдәмче дә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшчәнлегегез һәм кешелеклелегез безнең өчен үрнәк.
Юбилеегыз уңаеннан Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, якыннарыгызның кадерлесе булып яшәвегезне телибез. Киләчәктә дә Сезнең йөзегездән елмаю, күңелегездән шатлык китмәсен.
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле Финә Рәис кызы! Сезгә озын-озак елларга исәнлек-саулык, иҗат дәрте һәм бәхетле мизгелләр телибез.
Хөрмәт белән, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе коллективы.
Нет комментариев