Хаҗирә әби Галиева тиздән 101 яшен каршы ала
Менә 1 гасырдан артык Чишмәле Сап авылының хөрмәтлесе булып, илгә-көнгә шөкер итеп гомер итә ул.
- Тормыш юлым гел хезмәт белән бәйле булды, - дип каршы алды ул безне, редакция хезмәткәрләрен. Чыннан да, яшьрәк чакта да, олыгайгач та аның кулыннан килмәгән эш булмый. Игенчелек тә, терлекчелек тә, бакчачылык та – барысын да башкара. Әнә бит: – Эшләмәгән эшем калмады, – дип көлә, әмма күңеленнән бик канәгать, тормыштан ямь табып яши ул. Башта колхозда эшли. Үз сүзләре белән әйтсәк – көлтә дә бәйли, урак та ура, хәтта "сложная молотилка«да да көч куя.
Әмма аның төп хезмәт юлы мөгаллимлек белән бәйле. Ул якта яшәүче урта һәм өлкән буын вәкилләренең кайсысыннан гына сорама, данлыклы Хаҗирә әби укучысы булу белән горурланалар. Хаҗирә әби һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Шунысы кызык, безнең колакка буй җитмәс дәрәҗәдә данлыклы шәхесләр буларак ишетелгән фамилияләрне дә гади укучылар буларак искә алды. Аңлавымча, укучыларының күбесе бүгенге көндә районда яши һәм алар арасында укытучылар да, табиблар да, колхозчылар да, әлбәттә, инде хезмәт ветераннары да бар. Бәхәссез факт, Хаҗирә әбинең хәтерендә һәр укучысы аерым бер урын алып тора.
Аның белән әңгәмәдән соң шуны да аңладым – ул һәр укучысының холкын, сәләтен, мөмкинлекләрен яхшы белгән. Әлбәттә, аның турында матур итеп бик күп язарга булыр иде. Аның тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге, игелекле йөрәге – болар барысы да өлкәннәрне дә, киләчәк буыннарны да илһамландыра. Патриотлык турында сөйләгәндә, шушы Хаҗирә әби кебекләрне телгә алырга кирәктер... Укытучы хезмәтенә ихлас бирелеп эшли ул.
Үзе дә: – Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларны укытудагы сыйфатны бик тикшерәләр иде. Ә миндә ул гел яхшы була иде, — дип сокландырды. Ә инде сораштырулардан чыгып әйтә алам, аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булган. Ул укучыларына белем бирү генә түгел, ә тормышның кыйммәтләрен, кешелеклелекне, СССР дигән Ватаныбызга мәхәббәтне дә өйрәткән.
Бәхәссез, укытучының бөтен күркәм сыйфатларын үзендә туплаган ул.
Ә иң мөһиме – укучының проблемасына колак сала белгән, һәркемгә ярдәм кулын сузган. Аның игелекле эшләре, сабырлыгы, балаларга булган мәхәббәте күпләр өчен үрнәк булып тора. Шунысы да бар, авылның урта яшьтәгеләре әйтүенчә, Хаҗирә әби таләпчән укытучы булса да, бик ягымлы һәм шәфкатьле булган.
Туган көне 25 декабрь көнне аның – берничә айдан 101 яшь тула Хаҗирә әбигә. Аның да тормыш юлы, балачагы башка яшьтәшләренеке кебек үк колхоз эшләре, Бөек Ватан сугышы чорындагы ачлык – «черек бәрәңге», кузгалак, какы, акбаш, алабута орлыклары ашау белән башлана.
- Соңрак яшьтәшләр белән Казанга барып укыдым... ул чорны бик хәтерләмим дә инде...
Моннан соң Түбән Бәрәскә мәктәбендә укыта башладым. Авылга кайтырга ераграк иде шул. Бервакыт авылга кайтышлый бер кыз белән таныштык. Сөйләшә торгач ул: «Күәм мәктәбендә дә урын бар бит, шунда күч», диде. Шулай итеп Күәмдә укыта башладым, – ди. Әйтүенчә, анда мәктәп директоры Әхмәт дигән кеше була. Дөресрәге, Хаҗирә әби: «Мәктәп директоры Әхмәт абый иде», диде. Димәк, ул тагын да олырак. Биредә берничә ел укыта ул, Күәмнән Күңгәргә басу юлы аша кайтып йөри. Төнлә дә кайтырга туры килә. Менә хәзер күз алдына китерегез инде – яшь кыз курыкса-курыкмаса әнә шул 7 чакрым юлны җәяү йөрергә мәҗбүр була.
Шул елларны ук Бөек Ватан сугышында катнашып кайткан Мидхәт исемле кешегә тормышка чыга. Аны да аерым җылылык белән телгә алды ул. Бәхетле гаилә 3 бала тәрбияли.
Олысы – Рөстәм Галиев, бик күпләр өчен таныш исем. Заманында югары белем алырга теләп Казанга китә, анда Казан химия-технология институтында укыта, фәннәр кандидаты дәрәҗәсенә ирешә. Аннан соңгылары – Роберт исемле уллары һәм Сәвия исемле кызлары Татарстанның бөтенләй икенче почмагына китәләр. Икесе дә Яр Чаллы шәһәрендә төпләнеп, «КамАЗ» автогигантына – заводка эшкә урнашалар.
Биредә ул елларның патриотлык нык үскән, комсомолларның данлыклы «БАМ» һәм шуның ише бөек төзелешләргә тартылган чор булуын ассызыкларга кирәк. Әнә шулай итеп данлыклы йөк машиналары төзү заводында эшли башлыйлар алар. Ә инде пенсиягә чыккач, икесе дә Казанга кайтып төпләнәләр. Бүгенге көндә шул 2 улы һәм 1 кызы чираттан кайтып тәрбиялиләр аны.
Шөкер, Хаҗирә әби бу өлкәдә аларга авырлык китермәскә тырышып гомер итә. Шунысы да бар, балаларының һәрберсе турында тәмләп, укытучылар гына сөйли белә торганча матур итеп сөйли ул. Шөкер, инде 5 оныгы һәм 4 оныкчыгы да бар аның. Кыскасы, хәзер инде ул бәхетле әни, әби һәм дәү әби. Әти-әнисен дә аерым ярату белән телгә алды.
Әтисе Мөхәммәтвәли дә Бөек Ватан сугышында катнаша. – Бик тырыш, белемле иде ул. Оренбург шәһәрендә туганнарыбыз бар иде. Аның шунда барып йөрүен хәтерлим. Шуннан күлмәкләр тегеп алып кайта иде, – ди. Әнисе дә тырышлыгы белән сокландыра, кызы Хаҗирәгә яхшы үрнәк бирә. Хаҗирә әби үзе дә оныкларына, оныкчыкларына яхшы тәрбия бирә, аларны тормыш кыенлыкларына дөрес юлдан барган хәлдә каршы торырга өйрәтә.
Барысыннан да кадерлерәге – Хаҗирә әбине авыл халкы бик хөрмәт итә, ярата. Ул – Чишмәле Сап авылының чын горурлыгы, аның күркәм тарихының бер өлеше дияргә була. Ә сүзләрендә һәрвакыт рәхмәтлелек яши: – Тормыш биргән өчен, гаиләм, балаларым, оныкларым өчен мин һәр көн Раббыма рәхмәтле. Алар минем терәгем, куанычым, – ди.
Нет комментариев