Бәйрәмнәр дәвамлы булсын.
11 октябрь - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ә 15 октябрь - авыл хатын-кызлары көне буларак билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан, Мәңгәр мәдәният йортына сыер савучы булып һәм терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан гүзәл затларны җыйдылар.
Бәйрәм чарасы җырлар, котлаулар һәм күңелле истәлекләр белән үрелеп барды.
Аларга, шулай ук, котлау сүзләрен «Мәңгәр» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Тәлгать Габделхакович һәм авыл җирлеге башлыгы Фәридә Фаязовна җиткерделәр.
Алга таба да шушындый матур бәйрәмнәрдә җылы очрашулар насыйп булсын!
Нет комментариев