Мөндеш авылында яшәүче Рәфкать абый Галиәхмәтов 95 яшьлек юбилеен каршы алды
Хәбәрләр

Мөндеш авылында яшәүче Рәфкать абый Галиәхмәтов 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Аны юбилее белән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Искәндәр һәм Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Рәхимҗанова котладылар.

Рәфкать абый гомер буе колхозда эшли. Бүгенге көндә сеңлесе Флера белән аның килене тәрбиясендә гомер кичерә. Кызганычка каршы бүгенге көндә якты дөньяны күрүдән мәхрүм ул. Шулай булса да, тормышыннан зарланмый.


Нет комментариев