2026 елның 15-18 октябрендә Теләче районында 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.
Безнең Әтнә районы командасы тренер-укытучы Мәгъсүмов Нәкыйп Әлтәф улы җитәкчелегендә әлеге ярышларда катнашты. Бу көннәр беренче урын өчен тырышып максатчан көрәшкән яшь спортчылар өчен рухи көч, осталык һәм командалы уен сынавы булды.
Татарстан Республикасы беренчелегендә беренче урын алу-җиңү генә түгел, ул тырыш хезмәт, үз көчеңә ышаныч һәм, әлбәттә инде, остазлык нәтиҗәсе.
Бу җиңү киләчәк үсешкә һәм яңа спорт казанышларына көчле этәргеч бирә.
Команда составы:
Бузунов Динияр Фәнүс улы
Гыйләҗетдинов Ралис Равис улы
Ибраһимов Искәндәр Айрат улы
Исхаков Наил Рөстәм улы
Наимов Али Алишер улы
Садриев Ринат Марат улы
Саттаров Әмир Зөлфәт улы
Хәнәфиев Солтан Марат улы
Әтнә районы командасын чын күңелдән Татарстан Республикасы Беренчелегендә лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар, нык сәламәтлек, бетмәс энергия һәм яңа спорт үрләре телибез!
Нет комментариев