Узган төндә Татарстанда самолет тибындагы БПЛА бәреп төшерелде
Хәвеф-хәтәр

Узган төндә Татарстанда самолет тибындагы БПЛА бәреп төшерелде

Узган төндә Татарстан күгендә дошман БПЛАсы юк ителде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә. Россия төбәкләрендә барысы 149 пилотсыз очкыч юк ителгән.

«Узган төндә һава һөҗүмнәреннән саклану дежур көчләре Белгород, Брянск, Курск, Калуга, Тула, Орлов, Липецк, Воронеж, Самара, Ростов өлкәләре, Татарстан, Удмуртия һәм Кырым республикалары территорияләрендә очкыч тибындагы 149 Украина пилотсыз очу аппаратын бәреп төшерде», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ


Нет комментариев