Олы Мәңгәр китапханәсендә Айрат Шакиров белән очрашу үтте
Безнең геройлар

Олы Мәңгәр китапханәсендә Айрат Шакиров белән очрашу үтте

Айрат Шакиров - контракт нигезендә әле 2020 елда хәрби хезмәткә алынган, соңрак хәрби операциянең беренче көненнән ел ярым шунда катнашкан, бүгенге көндә Волжск хәрби югары уку йортының IV курс студенты.

Олы Мәңгәр китапханәсендә республика көне уңаеннан "Мин яратам сине Татарстан" дип исемләнгән чара үтте. Әлеге чараның кунагы Айрат Шакиров иде.

Шулай ук чарада авыл җирлеге рәисе Фәридә Филатова, мәдәният йорты мөдире Гөлсинә Шакирова, мәктәпнең тәрбия буенча директор киңәшчесе Зәлия Хәмит кызы һәм Олы Мәңгәр авылы балалары катнашты.

Чара барышында балалар белән илебезнең көннән-көн чәчәк атуы, ныклы дәүләт буларак чит илләрдә танылуы, Рәсәйнең иң ышанычлы, тотрыклы төбәгенә әверелә баруы турында сөйләштеләр. Кадерле дә булган дәүләтебезне исән-имин килеш саклап тору кирәклеген ачыкладылар.

Айрат абыйлары баларга илебезне ничек саклаулары, кемнәр нинди хезмәт куюлары турында сөйләде. Туган илебезне яратырга, кечкенәдән Ватанны саклаучыларның алмашчылары булырга әзерләнеп үсәргә киңәш итте. Кунагыбызга балалар кызыклы сорауларын бирделәр, матур теләкләр теләделәр. Ахырдан бергәләшеп "Татарстанны беләсеңме?" викторинасында катнаштылар. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә бик кызык һәм файдалы булды.


Нет комментариев