Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бүген бәйрәм

Кадерле район халкы һәм Әтнәбез кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән Яңа 2023 ел белән котлыйм!

Яңа ел һәрберебезне бетмәс-төкәнмәс бәхет-шатлыклар, корычтай нык саулыксәламәтлек, имин, аяз күк йөзе белән сөендерсен! Яңа ел яңа куанычлар алып килсен!

Узган 2022 ел истә калырлык күркәм уңышлары белән шатландырды. Районыбызның барлык казанышлары – уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Ә аларга күз салсак, куанырлык уңышларыбыз күп.

Чиста авыл хуҗалыгы саналган районыбыз җитештергән продукция муллыгы ихлас сөендерә. Елның уңай килмәвенә карамастан, 718039 центнер тулай ашлык җыемы алдык, еллык тулай сөт савымы күләме 1151033 центнерга җитте.

Төзелешләр, капиталь ремонт эшләре, юлларны яңарту эшләре һәрдаим дәвам итә. Спортта, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә җиңүләребез куанырлык булды. Тормышыбыз яңадан-яңа җиңүләр аша алга бара. Шөкер, халыкның да тормыш дәрәҗәсе үсә, алдагы көнгә ышанычы арта. Яңа елда бу уңышларны ныгытып, яңаларын яуларга язсын иде!

Сезне тагын бер кат декабрь бураннары, беренче кышкы салкыннар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет алып килсен. Бәйрәмебез мөбарәк, ризык тулы өстәлебез түгәрәк булсын!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев