Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Бердәнбер ир-ат - ул да булса Әтнәнеке!

Быел 46нчы республика сыер савучылар бәйгесендә 43 районнан 44 конкурсант катнашкан.

Быел республика сыер савучылар бәйгесендә катнашучылар өчен беренче тапкыр матурлык салоны оештырылган. Бу хакта журналистларга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагы үсеше бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов сөйләде.

Бәйгенең соңгы йомгаклау этабы беренче тапкыр Лаешта Кыр көнендә үткәрелде.

“Быелгы үзгәреш – матурлык салоны. Районнардан килгән савымчылар тырнак ясаталар, аларны бизәндерәләр, чәчләрен ясыйлар. Бүләкләү тантанасына шулай матурлыйлар”, - диде Сирень Нигъмәтҗанов. “Хатын-кыз беркайчан да матурлыктан баш тартмый, кайда да матурлык көчле сыйфат. Матурлык салонына теләп кердек”, - ди сыер савучылар.

46нчы конкурста 43 районнан 44 конкурсант катнашкан. Беренче этабы Биектау районы “Татарстан” агрофермасында узган. “Бәйгенең беренче этабы теория буенча сорауларга җавап бирү. Бер сәгать эчендә 20 сорау. Икенче этабы – савым залында һәм сөтүткәргечкә сыер саву. Кем үзендә ничек эшли – шул шартларда осталыгын күрсәтә”, - диде Сирень Нигъмәтҗанов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Бәйгенең соңгы этабы АДУ-1 маркалы саву аппаратын 5 минут 30 секундта дөрес итеп сүтеп җыю һәм аппарат эшлиме-юкмы – шуны тикшереп караудан гыйбарәт иде. Барлык этаплардан соң, 100 балл белән абсолют чемпион билгеләнгән. Аңа Мамадыштан Сания Насыйбуллина лаек булган. Сирень Нигъмәтҗанов әйтүенчә, ул Уфага Бөтенроссия бәйгесенә барачак.

Конкурста катнашкан бердәнбер ир-ат – Әтнә районы Күшәр авылыннан Мәннән Шәяхмәтов. 57 яшь, 42 ел стажы бар. Тәүлегенә 27 литр сөт сава. “Күңелгә хуш килгәнгә шушы һөнәрне сайладым. Бик авыр һөнәр бу”, - ди.

“Сыер начар кәеф белән килүне тоя. Начар кәеф белән килсәң тибенә, тыныч булсаң, тик тора, көйлисе дә юк. Кәефең начар булса да, түзәргә, сиздермәскә тырышырга кирәк”, - ди Минзәлә районыннан Валентина Хәйретдинова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189181/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев