Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Җиңүчеләр дә, гамәли күнекмәләр осталары да - Әтнә техникумында!

Техникум студентларының чираттагы уңышы.

Минзәлә шәһәрендә  узган Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабыннан зур уңышлар белән кайтты безнең техникум укучылары-укытучылары.

      Урта һөнәри белем белгечлекләренең эреләндерелгән төркемеВетеринарияһәмЗоотехниястудентлары арасында Гөлнур Мулланурова Җиңүче булып, икенче урын яулады.

Алсу Исмәгыйлева  - “Иң яхшы гамәли күнекмәләр күрсәтү” номинациясендә уңыш казанды.

Менә шушындый белемле укучылар әзерләүче укытучылар коллективы – Марат Галимҗанов, Фәридә Хәсәнова, Илгиз Хисамиев та ТРның Мәгариф һәм Фән министрлыгының Рәхмәтенә лаек булдылар.

Аларны ихлас котлыйбыз. Үрләрегез алда булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев