Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әлфинәбез "Нечкәбил" бәйгесенә әзерләнә

Быел "Нечкәбил - 2019" республика конкурсының төбәкара сайлап алу туры 21 май көнне Әтнәдә уза.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уздырыла һәм   "Нык гаилә" федераль партия проекты кысаларында уза.

«Нечкәбил» конкурсы - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм балалары булган гаиләләр өчен ачык конкурс. Конкурста катнашып, гаилә эчендәге мәдәниятне, гаилә кыйммәтләрен, буыннар алмашын, патриотлыкны, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтү, мәдәни һәм милли традицияләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлегенә ия.

Һәм менә Әтнәдә узачак  төбәкара бәйгедә   6 районның  "Нечкәбил"ләре  - Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Әтнә районнары хатын-кызлары 21 май көнне  көч сынашачак. 

Әтнә "Нечкәбиле"е -  район мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече, без барыбыз да белгән, сокланган  Әлфинә Мөхәммәдҗанова. Бүгенге көндә ул шушы бәйгегә әзерләнә. Бәйге сәгать 11.00 дә башлана.

    Гаҗәпләнәм дә, сокланам да, ара-тирә аның өчен куркып та куям. Шул дәрәҗәдә эшкә бирелгәнлек, зәвык һәм эш дигәндә үз-үзеңне, сәламәтлегеңне оныту...  Комыргуҗа мәдәният йортын ачканда көннең ни дәрәҗәдә суыклыгын катнашучылар хәтерлидер. Шул суык көндә Әлфинә балкып,  алып баручылар күлмәгеннән генә килеп чыкты да, караучыларга берни сиздерми, ялт итеп ачылышны алып барды. Өстенә кисә дә сүз әйтмәсләр иде билгеле. Тик сәхнә культурасы, этикасы, күрәсең, ирек бирмәде. Салкын тиеп, берничә көн температура белән йөрсә йөрде, үз эшен югары дәрәҗәдә башкарды. 

Бер караганда гади генә бер күренеш. Үз эшеңнең остасы булу өчен әнә шул гадилек, үзеңне аямау да, осталык та, сөйләм теле дә  кирәктер. Уңышлар юлдаш, гаиләсе терәк  булсын. Сынатмас, дип уйлыйм. Булганнан бар да була.

Фотолары район мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев