Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Мин дөньяны үземчә күрәм" - балалар өчен фотобәйге турында онытмагыз

Айбулат Филатов фотоларын тәкъдим иткән идек. Әлеге бәйгене (0+) игълан итүгә нәкъ менә ул сәбәпче булды.

Бу бәйге 10 яшькә кадәрге балалар өчен генә!  

Бәйгедә катнашучы балалар әйләнә-тирәне төрле яктан, үзләре теләгәнчә фотога төшерергә тиеш булалар. Телефон камерасы ярый, фотоаппаратыгыз булса бигрәк шәп, тоттырыгыз балагызга, тик үзегез аның эшенә кысылмагыз, әти-әниләр. Чөнки бүләк алганда  безнең белән бергә эшләп карыйсылары була. Анысы үзенә күрә мастер-класс була алар өчен.

Балалар төшергән фотоны бер папкага туплап, әти-әниләр, апа-абыйлар, сез,  редакция почтасына  - atnatani@mail.ru салырга тиеш буласыз. "Әтнә таңы"ның ачык группасына да хәбәр итеп салып була. Кемгә ничек җайлы.

Нәрсә төшерәсе?

Нәрсә ошый, табигать тә ярый, төзелеш тә, эт-мәчеләрне дә... үзләре ни тели.

Вакыты

Бәйге 1 июньнән башлап 20 августка кадәр дәвам ителә.

Нәтиҗә

Нәтиҗәне 20 августтан соң ясап, 1,2,3 урыннарны билгелибез. Гадәти булмаган, кызыклы, баланың эчке дөньясын ача торган фотолар сайланачак. Бүләкләү вакытын игълан итәрбез.

Ә фотоларны сайттан "Мин дөньяны үземчә күрәм"  (0+) дип исемләнгән баннерга тупларбыз.  

Айбулат Филатов фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X