Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Мин дөньяны үземчә күрәм" бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Хәтерләсәгез менә шундый үзгә бәйге игълан иткән идек.

Бу "Мин дөньяны  үземчә күрәм" бәйгесе (0+) 10 яшькә кадәрге балалар өчен генә игълан ителгән иде. 

Бәйгедә катнашучы балалар әйләнә-тирәне төрле яктан, үзләре теләгәнчә фотога төшерергә тиеш иделәр. 

Әлеге бәйгене игълан итәргә Айбулат Филатовның фотолары этәрде.  Җәй буе дәвам итсәк тә бәйгене, кабат-кабат язсак та, фотобәйгегә өч бала - Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы  Айбулат Филатов, Олы Әтнә мәктәбе укучылары  Адель Хәнәфиев, Рәсил Гарифуллин гына катнашты. 

Аларның фотолары белән без сезне таныштырып бардык. Бәйгегә нәтиҗә ясап, аларның өчесен дә җиңүче итеп бүләкләргә булдык. 

Дүшәмбе, 7 октябрь көнне Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы Айбулат Филатовка - Сүрия Мингатина, бүген Олы Әтнә мәктәбе укучылары Адель Хәнәфиев, Рәсил Гарифуллинга бүләкләрне - "Рәхмәт хаты" белән 16гвлы флешканы -  линейка барышында Хәмит Бадиков тапшырды.

Әлеге бүләкне киләчәктә әлеге укучыларыбыз  безнең белән эшләрләр, фотохәбәрчеләребез булып китәрләр дип уйлап алдык. Алар төшергән фотоларны  без еш кулланабыз. Күрәсездер. 

Котлыйбыз Сезне! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев