Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Чүпкә кытлык юк...

Бик чиста без, шул дәрәҗәдә, ара-тирә “Кешеләрме соң без?” дигән сәер уйлар да килгәли.

Менә бу чүпләр ике авыл арасында – Олы Әтнә белән Кече Әтнә арасындагы юл буенча сузылганнар. Илле метр тирәсендә шуннан ерак түгел чүплек тә урнашкан, югыйсә.
Ник шунда бармаганнар, бәлки чүплек бикле вакытка туры килеп, ачудан сиптеләрме икән, анысы өчен нинди түбәнлеккә төшәргә кирәк...

Олы Мәңгәргә баргач та, үзебез өчен оялып кайттым. “Үзебезнең җирлек халкы өчен чүплек тотабыз, тәртипләп салдырып, карап торабыз. Менә шул чүплеккә Әтнәдән берничә кеше килеп, теләсә-ничек салып киткән. Бу чүпкә акча түләмәс өчен эшләнә торгандыр... салдык та бетте, дип уйлыйлардыр инде. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итми булмас...”, – диде Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазыйх Хисмәтуллин да.

Ник шундый без, сәбәпләре нидә...

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев