5 февраль 2019 яңалыклары
-
"11сигнализаторны өзгәннәр, вакыт бирдек"
Бик хәтәр заманда яшибез, тегендә газ шартлый, монда янгын... - яңалыклар белән танышырга да куркыта. Ә монда Әтнәдә, борын төбендә...- ни уйлап эшләгәннәр...- уйлап тормаганнардыр...
-
"Мәетне ничә кеше юа?" - Интертат
Һәр авылның үз мөхтәрәм кешесе, акъәбисе, тере тарихы була. Апас районы Кече Болгаер авылында яшәүче Маһруза әби Газизова – шундый кеше. 30 ел гомерен дин юлына багышлаган мөхтәрәм зат ул. Алай гына да түгел, өч дистә ел эчендә 58 мәет юып, соңгы юлга озаткан батыр йөрәкле остабикә. Автор: Чулпан ШАКИРОВА Фото: Чулпан Шакирова, Гөлүсә Закирова
-
“Безнең нәселне кем дәвам итәр?” - бәрәскәләр уйга салды
Кичә Ленин исемендәге нәселле терлек заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының еллык хисап җыелышы булды. Хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы белән беррәттән ел дәвамында эшләнгән эшләренә Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова да хисап тотты.