Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"11сигнализаторны өзгәннәр, вакыт бирдек"

Бик хәтәр заманда яшибез, тегендә газ шартлый, монда янгын... - яңалыклар белән танышырга да куркыта. Ә монда Әтнәдә, борын төбендә...- ни уйлап эшләгәннәр...- уйлап тормаганнардыр...

Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов исемен йөрткән урамында ике икекатлы йорт бар. Менә шул йортларда яшәүчеләр газ сигнализаторларын өзгәннәр.

- Сигнализаторлар табигый газның зарарсыз катнашмаларын автоматик контрольдә тоту яки күзәтү өчен кулланыла. Ә бу йортта яшәүче 11 фатир хуҗасы бу сигнализаторны алып атканнар. Газның шартлау куркынычы турында бөтенләй уйлап та карамаганнар. Алла сакласын. Кисәттек. Аңлаттык. Газ оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә 11 февральгә кадәр вакыт бирдек. Үз хаталарын үзләре төзәтсеннәр. Сигнализаторны кушмасалар, газларын өзәбез, - ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

"Сакланганны Алла саклар" дигәнне онытмасак иде.

С.Мингатина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев