7 февраль 2014 яңалыклары
-
Әтнә районы укучысы Инзилә оригиналь эссе яза
"Кулланучылар хокукларын яклау" һәм "Госалкогольинспекция" шушы темаларга багышлап республика олимпиадасы уздырдылар.
-
Мәктәптә Олимпиаданы искә алдылар
Күәм урта мәктәбеннән, укытучы Гөлнара Сөнгатованың "Сочи Олимпиадасы" темасына ачык тәрбия сәгате уздыруын хәбәр иттеләр.
-
Түбән Көек мәктәбендә студентлар белән очраштылар
Мәктәптә хезмәт атналыгы кысаларында Казанның төрле уку йортларында белем алучы студентлары - элекке елларны шушы мәктәптә укыган егет-кызлар килгән. Укытучы Рүзия Зарипова VIII-XI сыйныф укучылары өчен «Бер күрешү - үзе бер гомер...» дигән күңелле очрашу уздырды. Студентлар үзләре дә музыкаль номерлар әзерләп килгәннәр.
-
Комыргужа мәктәбе укучылары финалга уздылар
Комыргуҗа урта мәктәбенең X сыйныф укучылары - Алинә Миңнәхмәтова һәм Айзилә Фәхриеванең эшләре Ибраһим Хәлфин исемендәге фәнни-гамәли конференциянең финал өлешенә уздылар. Укытучылары - Нәкыя Хәсбиуллина, Гөлшат Фәхриева.
-
Әтнәдә ялгыз әбиләрне алдаучылар күбәйде
Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр саны аеруча нык артты. Бигрәк тә олы яшьтәге ялгыз өлкәннәребез җинаять корбанына әйләнәләр. Полиция хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуларына карамастан, өлкәннәребез җинаятьчеләрнең тозагына эләгеп алданалар. Соңгы араларда авылларда чегәннәрнең халыкны алдап йөрү очраклары да күзәтелә. Хәер, ашарга азык-төлек, йокларга урын сорап ялгыз әби-бабайларның ышанычына...
-
Судья консультация бирми
"Гаризаны да без язмыйбыз, халык безгә үпкәләмәсен. Бу гадел карар чыгару өчен шулай эшләнә..."- ди судья Гүзәлия Фатыйх кызы. Суд бинасына якынаюга, әбиемнең "Суд юлларында йөртмә, Ходаем..."дип теләгәне искә төште. Ишеген ачып керүебезгә, паспорт сорадылар. Менә бит ул закон, теләсәң-теләмәсәң буйсынасың. Судтан куркырга кирәкми, дип язгаласак та, азрак шүрләтә, ә...