Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ялгыз әбиләрне алдаучылар күбәйде

Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр саны аеруча нык артты. Бигрәк тә олы яшьтәге ялгыз өлкәннәребез җинаять корбанына әйләнәләр. Полиция хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуларына карамастан, өлкәннәребез җинаятьчеләрнең тозагына эләгеп алданалар. Соңгы араларда авылларда чегәннәрнең халыкны алдап йөрү очраклары да күзәтелә. Хәер, ашарга азык-төлек, йокларга урын сорап ялгыз әби-бабайларның ышанычына...

Соңгы вакытта алдау юлы белән акча үзләштерүчеләр саны аеруча нык артты. Бигрәк тә олы яшьтәге ялгыз өлкәннәребез җинаять корбанына әйләнәләр. Полиция хезмәткәрләренең һәрдаим кисәтеп торуларына карамастан, өлкәннәребез җинаятьчеләрнең тозагына эләгеп алданалар. Соңгы араларда авылларда чегәннәрнең халыкны алдап йөрү очраклары да күзәтелә. Хәер, ашарга азык-төлек, йокларга урын сорап ялгыз әби-бабайларның ышанычына кереп, бер тиенсез калдырып чыгып киткән очраклар да булгалый.
Әлбәттә ялгыз өлкәннәребезнең куркынычсызлыгын тәэмин итү - дәүләт органарының алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Тик кешенең үзендә дә уяулык һәм саклык булырга тиеш.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Мошенникларның корбаны булмас өчен, әлеге гади киңәшләрне үтәгәндә тормышыгыз һәм мөлкәтегезне саклап калырга мөмкин:
• Көтелмәгән отыш турында SMS хәбәр алдыгыз. Уйланыгыз! Чын призлар отышында бервакытта да Сездән акча сорарга тиеш түгелләр. Үзегезнең акчаларыгыз белән аерылырга ашыкмагыз.
• Сезгә таныш булмаган номердан якыннарыгызның хәвефле хәлгә юлыкканнарын хәбәр итәләр. Проблеманы чишү өчен зур күләмдә акча кирәк. Мошенниклар нәкъ шундый схема буенча эшли! Хәбәрнең дөреслеген тикшерү өчен, туганнарыгызга шалтыратыгыз!
• Сезгә социаль хезмәткәрләр килде дип ишек шакыйлар. Аларга ишек ачканчы, тиешле оешмага шалтыратып алар турында белешегез. Җинаятьчеләр борчыла башларлар, куркырлар.
• Сезгә таныш булмаган кешеләр дару, медицина препаратлары башка төр әйберләр тәкъдим итәләр. Белегез! Чын дарулар белән өйдән-өйгә йөреп сәүдә итмиләр. Аларны бары тик даруханәләрдә, башка махсус кибетләрдә генә сатып алырга ярый.
Күрше-тирәсендә ялгыз әби-бабайлар яшәгән райондашларыбыз да аларга күз-колак булып торсыннар иде. Хөрмәтле райодашлар, бер беребезгә игътибарлы булыйк!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев