16 март 2016 яңалыклары
-
Әтнә кызы Тинчурин сәхнәсендә
Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында якташыбыз Гөлназ Шәйхинең "Сыналганнар - сынатмый" китабының презентациясе уза. Әлеге чарада райондашларыбыз да катнаша. "Алчәчәк" бию коллективы да кунак буларак чыгыш ясыйлар. Шулай ук әлеге кичәдә чыгыш ясаган җырчылар чыгышларында подтанцовка да куячаклар.
-
Әтнәләр сак булыгыз: Казан урамнарында 6 наркоман транспорт йөртә
Прокуратура наркоманлык белән авыручы 6 кешене "права"дан мәхрүм итәргә чакыра. Мәгълүматларга караганда, наркотиклар һәм психотроп матдәләр кулланган өчен алар административ җаваплылыкка тартылган булганнар. Барысының да "права"лары бар. Больницада да аларга транспорт белән идарә итәргә ярамый дигән карар кабул ителгән. Медиөина исемлекләренә караганда, алар 3 елдан да ким булмаган ремиссия очрагында...
-
Әтнәдә – “профессорлар десанты”
Районда Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясенең укытучылар составы - ректор җитәкчелегендә бер төркем профессорлар булып китте.
-
Әтнәләр ишеттегезме, Татарстанда югалган мәктәп укучысын эзлиләр
Татарстанда 15 яшьлек Гафуров Эльдар Шәүкәт улын эзлиләр. Яшүсмер, Буада гомер кичерә, 14 март көнне иртәнге сәгать 6да чыгып китә. Туганнары әйтүенчә, яшүсмер Казанга автобуста, электричкада яки юлда машина туктаып киткән булырга мөмкин. Аның буе 164 см, ябыграк гәүдәле, чәчләре кара, күлзре коңгырт. "Найк" диелгән кара пуховик, кара джинса, бәйләнгән...
-
Әтнәдә бер кешенең җәзасын үтәттергәннәр
9 марттан 11енә кадәр җәзе үтәтү инспекциясе эчке эшләр бүлеге белән берлектә "Условник" операцмясе үткәрде. Операция кысаларында барлык хөкем ителүчеләр дә тикшерелде. Берсенә карата җәзасын тиешле дәрәҗәдә үтәмәү сәбәпле, ирегеннән мәхрүм ителеп,колонниягә озатылды", - дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекция башлыгы Клара Кадимова.
-
Әтнәнең лицензия-рөхсәт бирү үзәге хезмәткәре: корал – катлаулы мәсьәлә
Шәхси куллануга корал сатып алу турында сораучылар да бар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының "Әтнә" полиция бүлегенең лицензия-рөхсәт бирү үзәге хезмәткәре Эльвира Әмировадан сораштык. Кибеттә корал сатып алганнан соң нишләргә кирәк? Ике атна эчендә лицензия-рөхсәт бирү хезмәтенә килеп, сатып алган коралны учетка кую мәҗбүри. Шул ук вакытта коралны да,...
-
Әтнәнең "Шок" командасының КВНдагы чыгышы (видео)
-
Әтнәләр ишеттегезме 9 яшьлек малай үз-үзенә кул салган
Калуга өлкәсендәге күп балалы гаиләдә фаҗига була. 9 яшьлек малай әти-әнисе аны "Масленица" бәйрәменә алып бармаганнары өчен үз-үзенә кул сала. Әти-әни баланың тәртибеннән канәгать булмыйлар, чөнки ул көне буе ашаудан баш тарта. Бу хакта LifeNews хәбәр итә. Һәм аңа җәза бирергә уйлыйлар. Малайны туганнан туган 5 яшҗлек энесе белән өйдә...