Калуга өлкәсендәге күп балалы гаиләдә фаҗига була. 9 яшьлек малай әти-әнисе аны "Масленица" бәйрәменә алып бармаганнары өчен үз-үзенә кул сала.
Әти-әни баланың тәртибеннән канәгать булмыйлар, чөнки ул көне буе ашаудан баш тарта. Бу хакта LifeNews хәбәр итә.
Һәм аңа җәза бирергә уйлыйлар.
Малайны туганнан туган 5 яшҗлек энесе белән өйдә калдырып китәләр. Ә кайтышларына малайның үле гәүдәсенә тап булалар. Малай квартираның коридорында урнашкан турникка, курткасыныд каешына асылына.
Әти-әни тиз арада ашыгыч ярдәмне чакырталар. Кызганычка каршы, малай инде үлгән була.
http://www.bavly-tat.ru