18 апрель 2014 яңалыклары
-
“Ашыт"ка аккошларыбыз кайткан
Сирәк булса да табигать белән бәйле яңалыклар әйтеп куандыручы олыәтнәле Наил Шаһиев әнә шулай дип, күңелле яңалык белән уртаклашты. Яңгыр сибәләп торуга карамастан, фотоаппарат күтәреп "Ашыт" сакланышы территориясенә барган. "Барысы 8 аккош күрдем, "Ашыт"ны күпсанлы кыр казлары, үрдәкләр дә үз иткән", - диде.
-
“Тоталь диктант” Әтнәдә дә узды
Күңгәр һәм Яңа Шашы мәктәпләрендә дә Бөтенроссия акциясе кысаларында диктант яздылар.
-
Әтнәдә – "кайнар линия": хезмәт хокукларын яклыйлар
Гражданнарның хезмәт хокукларын хокукый саклау һәм яклау йөзеннән, 2014 елның 21 һәм 22 апрель көннәрендә халык өчен махсус "кайнар линия" эшли.
-
Әтнәдә бәрәңге игәргә өйрәттеләр
Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында бәрәңге игүгә багышланган махсус укулар узды.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: “ Әтнә дәүләт драма театры милли мәдәниятебез хәзинәсендә үз йөзен тапты”
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының 95 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.
-
Мәнгәр күренекле якташын сәламләде
"Марсель абыйны исән чакта хөрмәтләп, аның өчен бу кичәне оештыруыгыз бик матур күренеш. Кызганыч, бездә гадәттә, кешене үлгәч кенә искә алырга яраталар". Мәгарифне үстерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев остазы Марсель ага Әхмәтҗановның 75 яше уңаеннан Олы Мәңгәр урта мәктәбендә уздырылган кичәдә әнә шулай диде. Марсель Әхмәтҗанов исеме...