Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә бәрәңге игәргә өйрәттеләр

Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында бәрәңге игүгә багышланган махсус укулар узды.

Элекке орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Фәрит Галиуллин әлеге укуларны оештыру артыннан шактый чапты. Биредә авыл җирлекләре башлык урынбасарлары, күмәк хуҗалык агрономнары һәм игенчелек өлкәсендәге белгечләр катнашты.

Татарстан буенча "Россельхознадзор" белгече Галина Полях, оешманың Биектау һәм Арчадагы җитәкчеләре Сәгыйт Сәләхетдинов һәм Әхмәт Хәкимҗанов бик мөһим мәгълүматлар бирделәр. Монда җирнең уңдырышлылыгын арттыру, сортлар сайлау, авыруларга каршы химик һәм биологик препаратлар куллану, корткычларга, авыруларга каршы көрәш ысулларының барысы да телгә алынды.

Кыскасы, бик кирәкле һәм эчтәлекле чара узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укулар