18 май 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, дога – тәнгә дәва
Язылганга кире кайтып Әтнәләр, дога - тәнгә дәва "Сихер һәм хыянәт", "Оксананың адресы кирәк?" дигән язмаларны укыгач байтак уйлап йөрдем һәм үз фикерләремне язарга булдым. Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, Кече Әтнә авылы Сихер турында газеталар күп яза. Алар барысы да "Кеше ышанмаган сүзне чын булса да сөйләмә", дигән әйтемгә якынырак. Дәвалауга түләү...
-
Әтнәләр дәүләт хезмәтләрен кулланыгыз
Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча мәгълүматларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлегендә: - мәгълүмати үзәк линиясе буенча (җинаять тикшерүе булу (булмау) һәм (яки) җинаять тикшерүе факты, яисә, җинаять тикшерүен туктату, ирекле дактилоскопия үткәрү турында белешмә бирү буенча) - 2 - 15 - 75; - лицензия - рөхсәт бирү эшләре...
-
Әтнәдә административ комиссия эшли
Әтнә районында санитар-чистарту икеайлыгы дәвам итә. Аның кысаларында барлык авылларда чисталыкны тикшерү буенча рейдлар уза. Рейдлар барышында протоколлар төзелә. Район административ комиссиясе тарафыннан бу атнаны алты эш каралды. Аларга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр штрафлар салынды. Район халкын кисәтеп, шуны әйтәсе килә. Штрафлар суммасы бик саллы. Әйткәннәргә, кисәтүләргә битараф...
-
“Әтнә таңы” туганым кебек якын
2016 елның яртысы гына узып баруына карамастан бу ел минем өчен истә калырлык якты хатирәләргә шактый бай булды. Шуларның апрель аенда беренчесе Казанның "Пирамида" күңел ачу үзәгендә якын дустым, күпләрнең яраткан җырчысы Иркәнен концертында катнашу булса, икенчесе "Әтнә таңы" газетасының 25 еллык юбилен тамаша кылу, катнашу иде. Икенчесе хакында тулырак...
-
Кызымның әнисенә охшавын телим - "Әтнә таңы"
Вәсиләнең арабыздан китүенә өч айдан артык вакыт үтте. Тик бу югалтуга һаман да ышанып булмый. Әле дә булса радиода аның җырлары яңгырый, телевизордан клипларын күрсәтәләр... Ә узган атналарда Уфада концерты да булды. Тик үзе ул сәхнәдә урнашкан экран аша гына тамашачысына елмайды... Аның истәлегенә багышланган концерт тулы зал белән үтте....
-
“Әтнә таңы” дәвалый...
Сүнмәгез дә, сүрелмәгез дә, сүндермәгез дә! Пыяласына күпме генә шакып торсак та, телевизор безне ишетми. Сезнең белән уртаклашып була. Кеше Сезнең ярдәм белән кеше: - гаделлек эзли, - шатлык уртаклаша, - бәйрәм белән котлый, - соңгы юлга озата, кайгы уртаклаша, - күңеленнән чыккан иҗат җимешләрен җиткерә. Тормыш мәшәкатьләренең 1001 җавабын...
-
Әтнәләр кишер утырта беләме
Кишер тиз тишелеп чыксын өчен, аны утыртырга ун көн кала, орлыкны чүпрәккә төрәбез дә (төенчек иркенрәк булсын) дымлы җиргә бер көрәк тирәнлегендә казып куябыз. Бу вакыт эчендә орлыкка тишелеп чыгарга комачаулый торган эфир майлары очып бетә. Ун көн үткәч, төенчекне җирдән казып алабыз. Орлыклар инде бүртеп чыккан була. Аларны савытка...
-
6 яшьлек малай егылып төшкән - "Әтнә таңы"
Бу хәл кичә була. Чаллыда яшәүче 6 яшьлек малай иртән әти-әнисе ызгышкан вакытта икенче каттагы тәрәзәдән сикерә. Аның эче һәм башка әгъзалары имгәнә. Баланы медицина үзәгенә урнаштырганнар. http://www.almet-rt.ru
-
Әтнәдә 21 градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 18 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә - явым-төшем күзәтелми, көндез исә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көнбатыш районнарда 10 градуска кадәр...