Әтнә таңы

Әтнәләр, дога – тәнгә дәва

Язылганга кире кайтып Әтнәләр, дога - тәнгә дәва "Сихер һәм хыянәт", "Оксананың адресы кирәк?" дигән язмаларны укыгач байтак уйлап йөрдем һәм үз фикерләремне язарга булдым. Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, Кече Әтнә авылы Сихер турында газеталар күп яза. Алар барысы да "Кеше ышанмаган сүзне чын булса да сөйләмә", дигән әйтемгә якынырак. Дәвалауга түләү...

Язылганга кире кайтып Әтнәләр, дога - тәнгә дәва "Сихер һәм хыянәт", "Оксананың адресы кирәк?" дигән язмаларны укыгач байтак уйлап йөрдем һәм үз фикерләремне язарга булдым. Хәйдәр ГАЛӘВИЕВ, Кече Әтнә авылы Сихер турында газеталар күп яза. Алар барысы да "Кеше ышанмаган сүзне чын булса да сөйләмә", дигән әйтемгә якынырак. Дәвалауга түләү бәяләре дә 7-8 мең сумга якынырак. Мондыйлар шайтаннан да озынырак шарлатан булырга тиеш. Кеше эченә җен оялау турында ишеткәнем дә, укыганым да бар. Догалар энциклопедиясе (Фәрит Сәлмән) дигән китапта җеннәр-шайтаннар турында күп язылган (333-424 битләр). Җеннәр кеше күзенә күренмәскә дә, төрле нәрсәләр булып күренергә мөмкин икән. Косып чыгарган чыпчык, бакалар җеннәр эше түгел микән, дип уйлыйм. Җеннәрдән саклаучы, аларны куучы Коръән сүрәләре энциклопедиядә күрсәтелгән: "Әл Фатиха" (Әлхәмд), "Әл Бәкара" (Аятел-Көрси), "Әл Саффат" 180, 181, 182 аятьләр, "ӘЛ Хәшер" 22-23-24 сүрәләр. "Йә син" (башыннан ахырынача) "Мөлек" (Тәбәрак) башыннан ахырынача "Әл Җен" сүрәсе тулысы белән. Кеше эченә җен ояларга мөмкин. Мондый кешенең хәле авыр булыр, тетрәр, дерелдәр, күзләре акаеп торыр. (Энциклопедия, 342 бит). Югарыда язылган Коръән сүрәләре, аятьләре мөэмин бәндәнең җен-пәриләргә каршы иң олы рух кораллары. Шуларны укып җенләнгән, пәриләнгән кешене өшкерергә кирәк. Өшкерүче ир затыннан булса азан әйтеп догасын укыр. Өшкерүче Корьәнне тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп укырга тәгәү үз, бәсмәләһне (халык телендә әгүүзү- бисмиллаһ дип йөртелә) дөрес итеп әйтергә, аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүче булуы кирәк. Шул вакытта кеше табигый хәленә кайтыр иншаллаһ. Сихер турында да язып үтәм. Ул бар нәрсә, бүген генә уйлап чыгарган нәрсә түгел. Сихер дигән нәрсә кайбер кешеләрне үтерер, кайберәүләрне авыруга сабыштырыр, ир белән хатын арасын бозар, дусларны дошманлаштырыр. Сихерчеләр Пәйгамбәребез күрсәткән иң авыр җиде гөнаһлар рәтенә керә. Сихерчеләргә азыкны күп вакытта кешеләр үзләре бирә. Үлем-җитем булганда, мәет юган суны, сабынны, инә-җепләрне, чүпрәкләрне һәм башка кулланылган әйберләрне яндырырга яки тирән чокыр казып күмәргә кирәк. Киләчәктә тагын кулланыла торганнарын чистартып тиешле урыннарына урнаштырырга кирәк. Шулай эшләсәң адәми һәм җенни шайтаннарның бозыгыннан ерагырак булырсың. Сихер тәэсирен бетерү өчен дә югарыда күрсәтелгән сүрә аятьләр, Әл-Ихлас, Әл-Фәләкъ, Ән-Нәс сүрәләрен кушып укырга кирәк. Табибларның көче җитә алмаслык тагын бер авыру - күз тию. Шундый кешеләр бар, берәр нәрсәгә яки кешегә, хайванга, үсемлекләргә сокланып карасалар, алар авырыйлар, вакытында өшкерелмәсә ахыры начар булуы мөмкин. Күз тию белән бигрәктә яшь балалар авырый. Беренче ярдәм : "Әл-Фатиха" һәм "Аятел Көрси" не укып ( хәрамгә катнашмаган кеше укырга тиеш) өшкерергә кирәк. Һәрбер очракта да Корьән укып, Аллаһы Тәгаләдән өшкерелүченең тәненә сәламәтлек, җанына тынычлык теләп сорарга кирәк. Шифасын Аллаһы Тәгалә бирүче. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны яман күзләрдән, кара көчләрдән үзе сакласын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: