8 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Әтнә оешмалары территория чистарта
Әтнә оешмаларында тирә-як территорияне җыештыру эшләре башланып китте. Бу уңайдан без дә үзебезнең редакция тирә-ягын чистартуга тотындык. Бу эштә хезмәттәшләребез Хәйдәр Гарипов, Марсель Хөсәенов, Хәмит Бадиков һәм Рәшит Шәрәфиев башлап йөрде. Безнең үрнәккә бүтән оешмалар да кушылыр дип өметләнәбез.
-
Патриотлар
Фазылҗанов Мәсхүт Шәриф улы Бүгенге иминлегебез олы хөрмәткә лаеклы ветераннарыбызның тиңдәшсез батырлыгы бәрабәренә яуланган. Без, бәлки, өстен милләтләр итеге астында сытылыр идек, яки аларга баш иеп яшәр идек. Дөрес, шулай да татар һәм башка милләтләр Бөек рус дәүләтенә бил бөгеп яшәде. Вак халыклар кыерсытылды, изелде, аларны санга сукмадылар, хезмәтләренә күрә...
-
Әтнә автоклубы концертларын дәвам итә
Узебезнең концертларны дәвам итәбез. Буген, 7 ноябрь көнне, Олы Мәңгәр мәдәният йортында һәм 10 ноябрь көнне Иске Өҗем авыл клубында булачак.Сезне шунда көтеп калабыз
-
Урамыбыз яме
Урамда өлкәннәр кимеп бара. Китәләр, кайтмаска дип китеп баралар... Урамда гына да түгел, бөтен авылында кимиләр. Берничә ел элек кенә йорт саен бер өлкән булган урамда хәзер күбрәк безнең кебек урта яшьтәгеләр. Өлкәннәр бармак белән генә санарлык. Өлкәннәр дигәнем, җитмешнең теге ягына чыгучылар. Нишләтәсең, карт аю урманда ул диеп көлсәләр...